Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта "Без тормышны сайлыйбыз” рәсем конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде (+фоторепортаж)

Районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе, "Без тормышны сайлыйбыз" дип исемләнгән районкүләм рәсемнәр бәйгесе игълан икән иде. Шушы көннәрдә яшь рәссамнарны бүләкләү тантанасы булды.

1 - 4 класслар арасында: Түбән Ушма башлангыч мәктәбеннән Дарья Артемьева - беренче, Балтач гимназиясеннән Рамилә Гарипова - икенче, Яңгул урта мәктәбеннән Александра Вилисова - өченче, Субаш төп белем бирү мәктәбеннән Зөһрә Хәбибуллина дүртенче урын яулады. Бөрбаш урта мәктәбеннән Галия Заһидуллинаның эше "Аппликация" номинациясендә җиңүче булды.

5 - 9 класс укучылары арасында: Балтач урта мәктәбеннә Айзилә Шакирҗанованың эше беренче урынга лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Пыжмара мәктәбеннән Айзилә Сөләйманова белән Балтач гимназиясеннән Ләйлә Эшмуратова бүлеште. Дүртенче урында - Норма урта мәктәбеннән Рөстәм Кәримов.
Югары сыйныф укучыларының рәсемнәре конкурс шартларына туры килеп бетмәгәнлектән, жюри аларны төрле номинция буенча гына бүләкләргә дигән карарга килде. Кече Лызи урта мәктәбеннән Алина Гаврилова, Балтач урта мәктәбеннән Ранил Мәннапов, Мәдинә Мостафина, Субаш мәктәбеннән Миләүшә Фролова "Башкару осталыгы" номинациясендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250