Җәмгыять
Балтачта хәрби һава гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр бәйрәм итте (+фоторепортаж)
Бүген районыбызның хәрби һава гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр бәйрәм итте, аларны ТНВдан күрсәтәчәкләр.
Бәйрәм иртәнге сәгатьләрдә бистә үзәгендәге "Батырлар аллеясы"нанн башланды, "Мәңгелек ут"ка һәм Герой очучы Олег Исаевка венок куелды.
Аннан колонна Казан юлы өстендәге Ватан сугышчылары һәйкәленә юнәлде. Биредә тантаналы бәйрәм чарасыннан соң, хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүчеләргә багышланган һәйкәлне ачу булды. Бәйрәмнән һәркем дә канәгать калды.
"Яңа гасыр" каналыннан да журналистлар килгән иде, бүгенге бәйрәм турында иртәгә көн дәверендә "Хәбәрләр" тапшыруында карап булачак.
Ә бездән тулы фото һәм репортажны алга таба, шулай ук "Хезмәт"нең газета вариантыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев