14 август 2016 яңалыклары
-
Балтачтагы бәйрәм турында Кипр да белде (фото)
Рәсәйнең хәрби-һава гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр бәйрәмгә бер булып, бердәм булып җыелганнар иде.
-
Алма ишелеп уңган ел
Быел алма ишелеп уңды. Узган җәйдә бер бөртек алма кадерле булса, быелгы җәйдә хәтта аяк асларында алма аунап ята.
-
Кеше пычрагында ял итеп кайтабыз (фото)
Нинди гүзәл табигатьле Көек бөясе бар, әйләнә тирәсе артышлык, нарат урманнары күзне иркәли, тау битләре җанга рәхәтлек бирә, күк йөзе дә кул сузымы кадәр генә тоела...
-
Еллар узган саен "Хезмәт" сагындыра (фото)
Җомга көнне редакциябездә Түбән Кама каласында танылган журналист Виктор Шадрин булып китте. Виктор әфәнде хезмәт елларын безнең "Хезмәт" газетасында башлаган кеше.
-
Бу эсседә басуда эшләү үзе бер батырлык
Басу-кырларда югары күрсәткечләргә ирешкәннәрне Кыр батырлары диләр, ә менә мин утыз градустан да югары һава шартларында эшләүне батырлыкка тиңләр идем.
-
Мәчеткә 50 мең сум акча биргән кеше исемен яшерә (+фоторепортаж)
Шәфкать иясенең кем икәнлеге билгесез, әмма ул биргән сумма балаларның атнадан артык җәйге ялын матди яктан да, рухи яктан да камил итеп уздырырга мөмкинлек биргән. Сүз Норма мәчете турында бара.
-
"Сабантуй" паркын матурлау дәвам итә (фото)
"Сабантуй" паркын әле һаман төзекләндерәләр, матурлыйлар. Чәчәкләр, матурлык өчен үсемлекләр утырталар.
-
Бүген Айгөл Вакыйф кызы Ганиеваның гомер бәйрәме – туган көне!
Бүген, ягъни 14нче август көнне безнең өчен бик тә кадерле булган мәдиребез - Айгөл Вакыйф кызы Ганиеваның гомер бәйрәме - туган көне!
-
Балтачта хәрби һава гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр бәйрәм итте (+фоторепортаж)
Бүген районыбызның хәрби һава гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр бәйрәм итте, аларны ТНВдан күрсәтәчәкләр.
-
Хезмәт күрсәткәндә елмаеп һәм үлчәп сөйләш
Безнең районда халыкка хезмәт күрсәткәндә сүзләрен әллә ни үлчәп тормыйлар, дорфа итеп эндәшүдән дә читенсенмиләр, елмаеп карауны әйтеп тә торасы юк, бездә әлегә кыргыйлык санала ул.
-
Алай да, болай да чистарттылар
Казанга таба юл тотканда каенлыклардагы куелыкка, араларында өшегәннән калган, корыган агачларның күплегенә эч пошып йөри иде, ниһаять, чистарттылар.
-
36 градуска кадәр эсселек әйтәләр
Табиблар исә эссе көннәрдә сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булырга куша.
-
Хәрби һава көчләре көне белән!
Илебезнең хәрби һава көчләре Ватан иминлеген саклауның мөһим өлешен тәшкил итә. Районыбызда яшь буынга патриотик тәрбия бирү дә унышлы бара дип билгеләп үтәргә кирәк.
-
«Дуслык»та көзге чәчү тулы көченә бара (+фоторепортаж)
Хужалыклар алдында көзге чәчүне 10 августан да калмыйча башларга дигән бурыч куелган иде. Әмма билгеләгән вакытка бары «Дуслык» хуҗалыгы гына өлгерде, монда ике көн көзге культураларны чәчү бара.
-
Тәбрикләү сүзе
Районның төзелеш хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Намуслы хезмәтләре өчен район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткереп, һәммәсенә дә саулык-сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар телим.