Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Мәчеткә 50 мең сум акча биргән кеше исемен яшерә (+фоторепортаж)

Шәфкать иясенең кем икәнлеге билгесез, әмма ул биргән сумма балаларның атнадан артык җәйге ялын матди яктан да, рухи яктан да камил итеп уздырырга мөмкинлек биргән. Сүз Норма мәчете турында бара.

Анысы, Рәфкать Нигъмәтуллин кебек дин әһелләре булганда мәчетләребезгә тартылучылар кимемәс, иншалла. Малайлар һәм кызлар һәр иртәне мәчеткә ашкынып килделәр, төштән соң кайтып киттеләр. Тәрбияче Әлфинур, Мәүлидә, Руфия, Рузилә апалары аларны кая гына алып бармады, Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музеен да күрделәр, тау башындагы асфальтзаводта да булдылар, чишмә буйларына төштеләр, шәхси эшмәкәр Нәкыйп абыйларының урмандагы агачны ничек итеп җиһазга әверелдерүен белделәр, Кариле мәчетенә сәяхәт кылдылар.
Матурлык көнендә кулларына хнадан рәсемнәр ясадык, ди тәрбияче апалары Рузилә. Спорт уеннарын да гел оештырганнар. Лилия Бадыхова сабын ясау, кекс бизәү буенча мастер-класслар үткәргән, балалар кремнар белән үзләре бизәгәннәр. Тәскирә апалары тәмле ризыклар пешереп ашаткан, Рәсимә апалары җыештырып торган. Алмаз хәзрәт белән Рәфкать абый азык-төлек ташыганнар, экскурсияләргә йөрергә транспорт юнәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250