Төрлесе
Алма ишелеп уңган ел
Быел алма ишелеп уңды. Узган җәйдә бер бөртек алма кадерле булса, быелгы җәйдә хәтта аяк асларында алма аунап ята.
Аяк асты тулы алма, кая куярга белмим диючеләр күп. Көн дә алма пирогы пешерәм диючесе дә бар, күрше-күләнгә, дус-туганга өләшүчесе дә күп. Кайнатма ясап, как коеп, киптереп куеп кына бетә торган алма түгел. Коела тора, хуҗасы кая урнаштырга белми йөри, череп ятса да әйбәт түгел. Редакциядә эшләүче Энҗебезнең әнисе алманы чиләкләп кенә хәл итә, урталайга ярып, төшләрен ала, пешерә дә, ике кат марля аша суын саркыта. Алма суына кирәгенчә песок салып, утта кайнатып ала. Бик җайлы, алманың да күпләп тотылуы кызганыч түгел, желе да телеңне йотарлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев