Авыл хуҗалыгы
Бу эсседә басуда эшләү үзе бер батырлык
Басу-кырларда югары күрсәткечләргә ирешкәннәрне Кыр батырлары диләр, ә менә мин утыз градустан да югары һава шартларында эшләүне батырлыкка тиңләр идем.
Дөрес, хәзер заманча яңа төр техникларда салкын һава өрдергечләр бар, диләр. Бардыр, ә андый техника бөтен хуҗалыкта да бармы соң? Хан заманындагы техникалар да йөреп тора бит әле. Көннәр кызу, ә бездә уңайлы шартлар юк, дип, аларны читкә куймыйлардыр.
Урактан соң салам рулонлыйлар, төйиләр, алып кайтып бушаталар, халыкка өләшәләр, кайбер хуҗалыкларда эскерт салу алымы да яши әле.
"Тимер айгыр"ларда җирләрне эшкәртеп баралар... Боларның һәммәсе дә шушы эссе көннәрдә башкарыла ләбаса. Иркен сулыш алырга да һава җитмәс чакларда көннәр буе басу-кырларны иңләгән батыр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тирән рәхмәтебезне белдерергә бурычлыбыз. Моны бюджет хезмәткәре аңламас, ә менә авыл халкы яхшы белә, чөнки алар эшләгәнгә күрә генә ашлыклар мулдан өләшенде, печәне-саламы вакытында кайтып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев