Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачтагы бәйрәм турында Кипр да белде (фото)

Рәсәйнең хәрби-һава гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр бәйрәмгә бер булып, бердәм булып җыелганнар иде.

Иң элек алар район үзәгендәге "Батырлар аллеясы"на чәчкә бәйләмнәре салдылар, Урта Көшкәт авылы егете, Герой очучы Олег Исаевны искә алдылар. Һәйкәл каршында тез чүктеләр, башлар түбән иелде, бер минутлык тынлык урнашты… Сезнең исем мәңгелек дигәндәй ВВС әләмнәре җилфердәде. Истәлеккә фотога төшкәннән соң, колонна Казан юлы өстендә Ватан сугышчылары һәйкәленә юл алды. Биредә һәр килгән кунакны, аларның гаиләләрен эшмәкәр, үзе дә шушы сафтагы Сергей Мошкин иганәчелегендә шарлар белән каршы алдылар.
Балалар әти-әниләре белән мәйданчыктагы һәйкәлләргә аашыкты, фотога, видеога төшерүләр башланды. Күтәренке көйләр астында бу күренеш күңелләргә хуш килде. Кунаклар бик күп иде. Запастагы майор, ДОСААФ автомәктәбенең баштагы җитәкчесе Рәис Нуртдинов Теләчедән килгән.

- Рәсәй армиясен авациядән башка күз алдына да китереп булмый, - диде ул үз чыгышында.- Шушы "Ми-2" вертолеты белән күпме яралыларны сугыш кырларыннан алып чыкканнар, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек ташыганнар. Мин үзем дә вертолетчы, яшь буынның авиациягә күпләп тартылуын телим. Теләчедә мондый бәйрәм үтми икән, аннан соң анда очучылар да әллә ни күп түгел. Рәис әфәнде Балтачтагы бәйрәмне ошатып китте. Равилә апа Якупова Санкт-Петербургтан кадәр кайткан. Тормыш иптәше белән бик күп кадрлар төшерделәр, һәм шул арада Кипрда ял итүче кызларына җибәрделәр. Шулай итеп, Балтачтагы бәйрәм турында Кипр да белде. Равилә апа бәйрәмне оештыручыларның берсе Хәлил Исеевның туганы.

ВВСлар әләмен район җирлегендә оешкан авиамодельләр түгәрәге балалары күтәрде. Алып баручы Айсылу Әсәдуллина әлеге бәйрәмнең ничек барлыкка килү тарихы белән таныштырып үтте. Тарих сугыш кырларында батырлыклар күрсәткән курку белмәс очучыларын мәңге онытмый. Бәйрәмгә райондашыбыз, батыр очучы Олег Исаевның әти-әнисе дә чакырулы иде. Һәйкәлне ачканда ал тасманы кисүчеләрнең берсе дә Исаев Николай Степанович булды. Ә әлеге һәйкәлне булдыруда үзеләреннән гаять тә зур өлеш керткән иганәчеләргә, активистларга район хәрби комиссариаты тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кызганыч, хәрби комиссар бу юлы да үзе юк иде, район хакимиятеннән кадәр котларга дип килделәр. Рәхмәт район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдиновка, хәрбиләрнең бер генә бәйрәмен дә калдырмый, митингларда катнаша. Иң беренче Фәрит Әхмәтхановка Рәхмәт белдерелде. "Ни өчен миңа, - диде ул гаҗәпләнеп. - Егетләр башкарып чыккан эш бит! " Хикмәт эшләүдә генә мени, ачасы да кирәк бит аның. Фәрит Заһировичка рәхмәт нәкъ менә финанс яктан ныклы ярдәм күрсәткәне өчен бирелде. Шамил Борһановны күкләргә чөйделәр хәтта. Шулай ук Хәлил Исеев, Илһам Шәрипов, Сергей Мошкин, Марат Галәветдинов, Мөнир Гыйләҗетдинов, Руслан Ильясов, Рәфгать Габделбәров, Дилүс Хәйруллин, Рәйхан Хәйруллин, Рифат Солтанов, Альберт Шәрәфетдинов, Алмаз Шәрәфетдинов, Ринат Мөхәммәтҗанов, Газинур Ибраһимов, Айрат Зәкиев, Марат Хаҗиев, Алмаз Сабирҗанов, Дилүс Гатиятуллин.... исемлек бик озын. Бәйрәмнәргә килүчеләр дә үзләреннән өлеш калдырып китте.

- Бу вертолет кую ирләребезне, улларыбызны ашаудан-эчүдән калдыра язды, - ди шаяртып, бәйрәмне уздыруда янып-көеп йөргән запастагы очучы-майор Илһам Шәриповның тормыш иптәше Асия ханым. - Ничек итсәләр иттеләр, бәйрәм җиткәнче вертолетны кайтартып, урнаштырып кую бәхетенә ирештеләр.

Күтәренке рухта сөйләрлек мизгелләр күп булды. Николай Исаев сөйләгәндә каенлык өстеннән килеп чыккан самолет кемнәрнеңдер өнен алса, очучыларыбыз ул самолетны ура кычкырып сәламләде. Гадәти генә самолет түгел иде бу, легендар "ПО-2". Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар дошманга каршы сугышкан, төнге сихерчеләр дигән исемне алган, биш ел буе дошманны бомба яңгыры астында тоткан гайрәтле самолет. Бүген аның штурвалы артында Ирек Вильданов иде. Аннан оста очуы Сергей Барзинков самолеты белән һавада төрле фигуралардан шоу ясады.

Әнә шулай, очучылар көне гаять тә оешкан төстә узып, күңелләрдә матур хатирәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250