Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Дуслык»та көзге чәчү тулы көченә бара (+фоторепортаж)

Хужалыклар алдында көзге чәчүне 10 августан да калмыйча башларга дигән бурыч куелган иде. Әмма билгеләгән вакытка бары «Дуслык» хуҗалыгы гына өлгерде, монда ике көн көзге культураларны чәчү бара.

Көзге чәчүдә җирнеӊ әзерлеге дә, чәчү вакыты да, ашлама кертүне дә һәм иӊ мөһиме нинди орлык чәчелә - болар барысы да әһәмиятле.
Орлыкларныӊ әзер булуы һәм инде мул уӊыш бирергә сәләтле итеп әзерләү мәсьәләләре шушы хуҗалыкныӊ амбар хуҗалыгында сөйләшү вакытда күтәрелде. Һәркем аӊласын өчен орлыкчылык инспекциясе белгечләре хәттә тәҗрибә әзерләп килгәннәр. Узган елныӊ уӊышыннан әзерләнгән чәчү орлыкларыныӊ тишелеп чыгу сәләте күпкә артык икәнен һәр белгеч үз күзе белән күрде. Димәк, орлыкларны әзерләүгә, аны чәчәр алдыннан һәм чәчкән вакытта төрле препаратлар белән эшкәртеп чәчү бүгенге көн тәләбе. Ә инде көзге чәчүне уӊышлы үткәрү мәсьәләсе буенча район башлыгы Рамил Нотфуллин конкрет бурыч билгеләде. Иӊ беренчесе - барлык хужалыклар 15 августан калмыйча көзге чәчүгә керешергә тиешләр һәм икенчесе - һәр җирдә чәчү ашлама кертү белән бергә башкарылырга тиеш. Бу мәсьәләне контрольгә алу район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә йөкләнелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250