Без өч бала үстек әнкәй белән…
Әтиемнең фаҗигале үлеменнән соң, 7 яшьлек Дания апам әниемә олы терәк булып кала. Аның әни белән кичләрен сукыр лампа яктысында икмәккә кушып пешерү өчен 3әр, 4әр чиләк бәрәңге юып, әрчеп, кыргычта уып утырганнарын хәтерлим. Ул вакытта пычакка, кыргычка эләгеп, кискәләнеп, канап беткән нәни кулларын күз алдыма китергәндә апаны жәлләп җаным...
Бераздан апамны бригадир ярдәмчесе итеп куйдылар. Үзенә «служебный» ат бирделәр. Без кечкенәдән: «Их!Бер утырып йөрергә!» - дип хыялланган ат! Бакча башыбызда гына дип әйтерлек, су буенда колхозның ат абзары бар иде. Безнең тыкрыктан атлар күп йөрде. Әтиле балалар әтиләренең атларын төшереп куялар, атланып менәләр, атланып төшәләр иде. Без генә түгел, апа үзе дә шулай нәүмизләнеп, кимсенеп үсте бит. Шуңа күрә, җае чыккан саен ул: «Әйдәгез, утырыгыз», - дип безне авылдан шактый ерак урнашкан кыр станнарына, фермаларга утыртып алып бара иде. Үзе күрмәгән рәхәтне энекәшләрем күрсен дигәндер инде. Хәер, уйлап карасаң, ул чакта апам үзе дә бала гына булган бит әле.
Тамак яклары бөтәйгәч, әни белән апа өй салу хәстәренә керештеләр. Иске, болай да кечкенә өебездә чыпта сугу эшен башлап җибәрделәр. Бу эшкә әлбәттә абый белән мин дә җәлеп ителдем.Алар ул чактагы колхоз рәисе Йосыф абый Галимуллин белән Киров өлкәсеннән бер йорт карап кайттылар. Фәкыйрьлегебезне, үзләренең тырыш хезмәтләрен исәпкә алып, транспорт чыгымнарын түләтмәделәр. Ә өйне сатып алуга, калган төзелеш материалларын алуга да акчаны да колхоз биреп торды. Әлбәттә, анысын эшләп түләргә туры килде апама. Хезмәттәшләре акча алган көннәрдә апам бик тә кызганыч, өйгә боегып кайтып керә иде. Аның да бит әле яшьтәшләре кебек кино-спектакльгә чыгасы, матур итеп киенәсе килә торган чагы. Өстәвенә, беренче елны ул өйне «сипләп» бураттык. Икенче елны, һаман да шул чыпта сугып, кыяр үстереп сатып мая туплап, йортны түбә астына керттек.
Осталарга азык-төлек юнәтү өчен Казанга барып йөргәндә апа солдат хезмәтеннән кайтучы Рәдиф исемле егет белән танышкан. Берничә ел дуслашып йөреп, гаилә корып җибәрделәр. Апа белән яши башлауларының беренче көннәреннән үк җизни белән кодагый әбинең безгә карата җылы мөнәсәбәтен тойдык. Жизнәбез әтисе сугышта үлеп калып, үзе дә ятимлектә үскәнгә безнең хәлебезгә кергәндер инде. Төзелеп бетмәгән йортыбызны «Аякка бастыруда», урман кисү, бәрәңге утырту, казу кебек авыр эшләрдә гел ярдәм итеп килделәр.
…Шул ерак чорлардан апамнар белән шатлыкларыбыз да, борчу-хәсрәтләребез дә уртак булды. Апамнар 4 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр иде. Иде… Ни кызганыч улларының өчесе инде җир куенында, үзләрен карап, тәрбияләп үстергән әбиләре янәшәсендә ята шул. Исән булса быел 45 яшен тутырасы уртанчы уллары Рамил 18 яшендә юл һәләкәте корбаны булды. Яңа гасырның икенче елында кинәт кенә 32 яшьлек кече уллары Ирек күзләрен йомды…
Дөрес, апамнар ялгыз түгел, Күршеләрендә генә яшәүче кызлары, укытучы булып эшләүче сеңлебез Ләйлә һәм киявебез Азат, балалары, кем әйтмешли, ике өйне бер итеп йөриләр. Арчада яшәүче, быел 50 яшен тутырган олы уллары Рафаэль дә гаиләсе белән ял саен кайтып, хәлләрен белеп тора. Тол калган киленнәре Альбина белән Гөлүзә дә даими хәлләрен белеп, кайтып торалар.
Гомерләр аккан су кебек тиз үтә икән. Газаплы тормыш сукмаклары үткән апама да шушы көннәрдә70 яшь тулды. Оныгы Ленар Яшен (танылып килүче яшь җырчы) исә котлап биргән тере чәчәкләренә өстәп, нәкъ әбисенә багышлап иҗат ителгән җырын яңгыратты…
Салавыч авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев