Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без үз балаларыбызны нигә үтерәбез

Врангель утравында ак аюга шартлаткыч пакет атып, кыргый җанварныӊ аны авызына кабып, шунда шартлавын күрсәтүче кадрлар социаль челтәргә куелганнан соң халык арасында зур канәгатьсезлек туды. Моныӊ турында нинди генә газета язмады да, социаль челтәрләрдән нинди генә комментарийлар куймадылар.

«"Кызыл китап"ка кертелгән ак аю үлгән икән» дип, 160 меңнән артык имза җыйганнар да инде, Әмма шул ук вакытта, белгечләрнеӊ ак аю эзләре артыннан 100 км. юл барып, аныӊ үле гәүдәсен тапмаулары турындагы сюжет, нигәдер, сүз шаукымы астында калган. Чукоткада әлеге очракка карата җинаять эше дә ачылган икән. Кызганыч, бик кызганыч хәл.

Кеше шулай яратылган, җәмгыять шулай корылган: без кайбер вакытта үзебез белән булган хәлләрдән читкә китеп, чынбарлыктан качып, ерактагы вакыйгаларга игътибарны зуррак бирәбез бугай. Менә өстәлемдә Республика юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен җавап бирүчеләрдән алынган хәбәрләр. Агымдагы елныӊ 11 аенда республикабызда балалар катнашында 508 юл һәлакәте булган, анда 531 бала җәрәхәт алган. 14 нарасый, «бердәнберем, кадерлем, күз алмам», дип үстергән бала һәлак булган. Җитмәсә, юлда җәяүле балалар катнашында 194 транспорт-юл фаҗигасе була, анда шулай ук 213 бала тән җәрәхәте ала, ә 7се гомерлеккә күзләрен йома.
Менә барлык газета һәм социаль челтәрләрдә чаӊ суга торган хәлләр!!! Ә бит белгечләр әйтүенчә, машинада юлга чыкканда баланы тиешле утыргычларга утыртып, тиешенчә эләктереп йөргәндә, һәлакәт булган очракта та үлемгә тару 80 процентка кадәр кими. Без, әтиләр һәм әниләр, үзебезнеӊ гамьсезлегебез, битарафсызлыгыбыз, тәлапләрне санга сукмавыбыз аркасында үз балаларыбызны үзебез үлемгә дучар итәбез түгелме?
Эш узгач соӊ булганнын барыбызда беләбез. Әйдәгез әле, машина йөртүче әти-әниләр, балаларыбызны тиешенчә утыртып йөртик һәм күз яшьләрен түкмәс өчен баштан ук чарасын күрик.

erid: 2VtzqumtM4F

Фото: риановости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B