29 декабрь 2015 яңалыклары
-
Бүген Карадуган балалар бакчасында әкияти бәйрәм иртәсе булды (фото)
Яңа ел киче, чыршы бәйрәмнәре ниндидер сихри төсмерлек биреп, һәркемне могҗизалар иленә алып китәргә сәләтле. Шундый әкияти, бай эчтәлекле бәйрәм иртәсе бүген Карадуган балалар бакчасында үтте.
-
Без үз балаларыбызны нигә үтерәбез
Врангель утравында ак аюга шартлаткыч пакет атып, кыргый җанварныӊ аны авызына кабып, шунда шартлавын күрсәтүче кадрлар социаль челтәргә куелганнан соң халык арасында зур канәгатьсезлек туды. Моныӊ турында нинди генә газета язмады да, социаль челтәрләрдән нинди генә комментарийлар куймадылар.
-
Пыжмара авылында яшәүче Зөлхәбирә Әһлиулла кызы Хисамовага бүген 90 яшь тулды
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗиповлар юбилярларны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Алина – җиңүче
16-18 нче декабрь көннәрендә Биектау районында урнашкан «Костер» республика балалар үзәгендә туган (удмурт, мари, чуваш, мордва) телләрдән республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
-
Игелекле гамәл яки яшертен такси хезмәте
Кичә төшке ял вакытында өйгә кайтырга дип тукталышта басып торам. Автобус көтешем. Шулчак куе кызыл төстәге "Жигули" машинасы килеп туктады. "Әйдәгез, утырыгыз", дип кул болгый шофер.
-
Чепьяда җүләрләр йорты булырмы?!
"Чепьядагы хастаханәне элеккеге иске балалар бакчасына күчереп, хастаханә урынында җүләрләр йорты була икән дигән хәбәр таралды. Бу имеш-мимешме, әллә дөресме?
-
Машина кемгә «тәтегән»
Казанның "Корстон" комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт вәкилләре, 956 муниципаль берәмлекнең 955 җитәкчесе катнашында узган еллык җыелышта йомгак ясалды.
-
Балаларыбыз Президент чыршысында
25 декабрь көнне башкаланың "Татнефть-Арена" боз сараенда Президент чыршысы бәйрәме узды.
-
Йомшак куллы, тәмле телле шәфкать ияләре
Мин инде ничә еллар район үзәк хастаханәсенең неврология бүлегендә дәвалану узам. Бүлек җитәкчесе Лилия Вәлиеваның вакытында дөрес диагноз куеп, бар күңелен биреп дәвалавы нәтиҗәсендә сырхауларыбыз тиз арада юкка чыга.