Кичә төшке ял вакытында өйгә кайтырга дип тукталышта басып торам. Автобус көтешем. Шулчак куе кызыл төстәге "Жигули" машинасы килеп туктады. "Әйдәгез, утырыгыз", дип кул болгый шофер.
Чакыргач, утырдык. Рәхмәт төшкере, илдә яхшы кешеләр бетмәгән икән әле, дим. Таныш булмаган кеше хәзер туктап утыртмый, ә бу абыең утыртты, рәхмәт инде, дим үзалдыма. Юлда бер абзыйны да алдык. "Кая кадәр кайтасыз соң сез", ди шофер абзый. Каенлык урамына кадәр, шушында калдырырсыз, дибез тукталышны күрсәтеп.
- Автобус бәясе инде, - ди шофер абзый шул вакыт.
Бәтәч... игелек кылучылар бетмәгән икән бит, дип эчтән генә мактап кайткан абыем яшертен такси булып чыкты.
Фото: predeathly13
Нет комментариев