Чисталык ул ел әйләнәсе сакланырга тиешле төп таләп
Бүген район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда Пыжмара һәм Яңгурчы авылларында яшәүче ике гражданның территориясен тәртипкә китермәгән өчен төзелгән беркетмәләр тикшерелде.
Пыжмарада яшәүче 1982 елгы ир-атның йорт тирәсе каралмаган, капка төбендәге печән чабылмаган өчен беркетмә төзелгән булган. Авырып китү сәбәпле әлеге ир-ат комиссия утырышында катнаша алмады, ләкин капка төбендәге печәннәрне чабуын җиткергән. Беркетмә, әлеге административ эшкә тупланган фотоларны караганнан соң, биредә печән чабудан тыш та зур күләмле эшләр эшләргә кирәклеге күрелде. Комиссия җитәкчесе Айдар Хәйретдинов капка-койманы да тергезергә, ташландык хәлдә тотмаска кирәк хуҗалыкны, дип белдерде. Комиссия тарафыннан әлеге гражданга ике мең сум күләмендә штраф салынды.
Икенче эш Яңгурчы авылы кешесе белән бәйле иде. Ул да комиссия утырышында катнаша алмады. Әлеге ир-ат һәйкәл артына печән һәм салам өйгән булган, беркетмә төзелгәннән соң инде ул аларны өлешчә җыештырган, ләкин әлегә ахыргача түгел. Чепья авыл җирлеге вәкиле бу эшне үз контроленә алачагын белдерде. Бу очракта кисәтү бирелде.
Хөрмәтле райондашлар, чисталык ул ел әйләнәсе сакланырга тиешле төп таләп. Бары тик кыш көне генә безнең капка төбендәге тәртипсезлек күренмәскә мөмкин. Яшәгән җиребезне ялт итеп тоту һәрберебезнең төп бурычы икәнне онытмыйк!
Нет комментариев