Район башлыкларына һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр җитәкчеләренә җылытуны әзерләүне һәм эшләтеп җибәрүне шәхси контрольдә тоту йөкләнде
Татарстанның 16 муниципаль берәмлегендә җылыту сезонын башлау турында карар кабул ителгән, ә аларның 13ендә инде җылыны өйләргә бирәләр. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Торак фондын әзерләү төгәлләнде диярлек: системага 18 244 паспортның 18 234е кертелде. Биш муниципалитетта эш тәмамланмаган әле - төп сәбәп төгәлләнмәгән капиталь ремонтта. Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар — 1 ноябрьгә кадәр, муниципалитетлар 20 ноябрьгә кадәр әзерлек паспортлары алырга тиеш.
Район башлыкларына һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр җитәкчеләренә җылытуны әзерләүне һәм эшләтеп җибәрүне шәхси контрольдә тоту йөкләнде.
Казанские ведомости
Нет комментариев