Бер ир-ат су коенганда батып үлгән
Хәвеф-хәтәр

Бер ир-ат су коенганда батып үлгән

Татарстанда су коену сезоны 31 августта тәмамланды

Фаҗига Казанның Киров районында булган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тирән күлдә су коенганда ир-ат батып үлгән.

Мәетне ярдан биш метр ераклыкта 1,5 метр тирәнлектән алып чыкканнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында салкын суда ир-атның тәнен көзән җыерган, ә янында ярдәмгә килерлек берәү дә булмаган, дип фаразлыйлар. Ведомствода Татарстанда су коену сезоны 31 августта тәмамланды, дип искәрттеләр.

Татар-информ


Суда бату

Нет комментариев