Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый

Утырышның көн тәртибенә бер генә мәсьәлә кертелгән – Татарстан Рәисенең ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә республика парламентының 23 нче утырышында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак һәм сәгать 10 да башланачак. Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.

Алдагы утырышның көн тәртибенә бер генә мәсьәлә кертелгән – Татарстан Рәисенең ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы.

Алдагы еллардагы кебек үк, турыдан-туры теле-һәм радиотрансляция оештырылачак.

Татар-информ


Нет комментариев