Әтнә авылында яңа кибет ачылды!
Көн темасы

Әтнә авылында яңа кибет ачылды!

Әтнә халкы авылда уңайлы яшәргә һәм тормыш алып барырга мөмкинлекләр тудырган өчен җирле хакимияткә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр ‎

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнендә Әтнә авылында яңа кибет ачылды! Авыл халкы өчен тантаналы вакыйгада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Рашит улы Абашев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллиннар катнашты.

Авыл халкы өчен кибет — гади сәүдә ноктасы гына түгел, ә көндәлек тормыш сыйфатын яхшыртуга чын бүләк. Яңа инфраструктура объекты киң ассортиментта беренчел көнкүреш товарлары тәкъдим итә, авылдан читкә чыгып йөрмичә дә, урында ук көндәлек кирәк-яракларны сатып алырга мөмкинлек бирә. Әтнә авылында бүгенге көндә 74 хуҗалык исәпләнә, 234 кеше яши.

‎«Авыл территорияләрен үстерү — республика югарылыгында Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан куелган өстенлекле бурыч. Кече авылларда да халыкка яшәве һәм эшләве уңайлы булырга тиеш. Әлеге кибет тормыш алып бару өчен лаеклы шартлар тудыруга тагын бер адым» – дип ассызыклады район башлыгы Рамил Нотфуллин. 

‎Авыл халкы да үз чиратында, авылда уңайлы яшәргә һәм тормыш алып барырга мөмкинлекләр тудырган өчен җирле хакимияткә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр. 


Нет комментариев