Балтач китапханәсе махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм тутыруны оештырды
Җәмгыять

Балтач китапханәсе махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм тутыруны оештырды

Яшь волонтерлар фронт өчен чәй тутыруда һәм посылкаларны сортларга аеруда зур ярдәм иттеләр

Балтач үзәк китапханәсе махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм тутыруны оештырды.

Бу җаваплы эштә Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясенең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары аеруча зур тырышлык һәм бердәмлек күрсәттеләр.

Яшь волонтерлар фронт өчен чәй тутыруда һәм посылкаларны сортларга аеруда зур ярдәм иттеләр. Үзәк китапханә коллективы яшьләрнең бу изге хезмәтләре, битараф булмаулары һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерә! Бергә булганда гына без көчле!


Нет комментариев