Очрашу азагында балалар кызыклы мультфильм карадылар
«Яшь архивчы мәктәбе» программасы кысаларында район архив бүлегенең әйдәп баручы белгече Хәбибрахманова Венера Габделфәрт кызы Норма урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.
Дәрес архив эшенең үзенчәлекләренә, шулай ук аның тарихи хәтерне саклау һәм документларны фәнни тикшерү өчен әһәмиятенә багышланды.
Очрашу азагында балалар кызыклы мультфильм карадылар, ул документларны дөрес рәсмиләштерү һәм саклауның мөһимлегенә багышланган иде.
Нет комментариев