Йомшак куллы, тәмле телле шәфкать ияләре
Сәламәтлек

Йомшак куллы, тәмле телле шәфкать ияләре

Мин инде ничә еллар район үзәк хастаханәсенең неврология бүлегендә дәвалану узам. Бүлек җитәкчесе Лилия Вәлиеваның вакытында дөрес диагноз куеп, бар күңелен биреп дәвалавы нәтиҗәсендә сырхауларыбыз тиз арада юкка чыга.

Йомшак куллары, тәмле теле авыруларны мизгел эчендә уып алгандай итә.
Гөлнур Әхмадуллина җитәкчелегендәге шәфкать туташлары Гөлназ, Нурфия, Фирдия, Линара, Рәзинә, Фәридә, Гөлгенә, Дания, Лилия, Зилия, Рәмзия, Раушания дә үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Санитакалар да көндәлек хәлләребезне белеп кенә торалар. Бүлектәге тәртипкә, җылы атмосферага сокланып, киләчәктә ак халатлы шәфкать ияләренә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп өченче палатада дәваланучылар исеменнән Бөрбаштан Сүрия Һадиева.

Фото: zdrav.tatar.ru

250

Нет комментариев