Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чепьяда җүләрләр йорты булырмы?!

"Чепьядагы хастаханәне элеккеге иске балалар бакчасына күчереп, хастаханә урынында җүләрләр йорты була икән дигән хәбәр таралды. Бу имеш-мимешме, әллә дөресме?

Дөрес булса, бу хөкүмәтебезнең картларны планлы рәвештә юк итәргә теләведер дип уйлыйбыз! Ә бит өлкән яшьтәге кеше Балтачка барып, табибларга беренче көндә керә аламы соң?! Анда тәмуг белән бер!

Анализ бирер өчен чиратка язылып куярга кирәк диләр. Моны ничек аңлап була? Миңа 300-400 сумга машина яллап, Балтачка табибка барып күренү өчен ничә көн һәм күпме акча кирәк? Ни өчен ул Балтачта лаборантлар санын арттырмыйлар соң? Жиңне кисеп итәк ялгап була бит! Ә Чепьяда лабораториягә анализ биреп, бер көндә табибка күренеп кайтып китәргә мөмкин. Авыл кешеләренә шушындый кыенлыклар тудырып, хөкүмәтебез киләчәктә авыл җирлегендә кемне генә калдырып эшләтә алыр икән соң?", дип мөрәҗәгать итә Чепья зонасына кергән ерак авылларның берсендә яшәүче газета укучыбыз.
Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиевка мөрәҗәгать иттек: "Чепья хастаханәсе ябылмый, үз урынында эшләвен дәвам итәчәк. Җүләрләр йорты ачыла дигән сүз дөреслеккә туры килми. Хәзерге хастаханә бинасының икенче өлешендә "Наз" халыкны социаль тернәкләндерү бүлекчәсе урнашкан, алар бит бер түбә астында.

Ә район үзәк хастәханәсендә табибларга күренү өчен барлыкка килгән чиратларны киметү мәсьәләсенә килгәндә: соңгы ике елда алдан-ала чиратка язылып кую өчен берничә төрле юл бар. Өйдән чыкмый гына, 2-52-11, 2-41-36 телефон номерлары аша регистратурага шалтыратып, кирәкле табибка яки лабораториягә язылырга мөмкин. Шулай ук интернет аша, район үзәк хастәханәсе сайтына кереп, табибларга турыдан-туры һәм хастаханәнең беренче катында, регистратура каршында урнашкан инфомат аркылы язылып куярга мөмкин. Әлеге күрсәтелүче хезмәтләрнең барысы да гамәлдә.

Элеккерәк елларда хастаханәгә килеп, бер көндә эшне бетереп кайтып китәргә мөмкин иде. Ә хәзерге заман медицинасы буенча авыруны ачыклау һәм дөрес диагноз куеп, тиешле дәва төрен билгеләү бер көндә генә хәл ителеп бетә алмый. Моның өчен комплекслы тикшеренү үткәрергә кирәк. Шул рәвешле анализлар тапшыру да берничә көнгә бүленеп башкарыла, мәсәлән, чәршәмбе "шикәр"гә анализ алына... УЗИ ясау да пациентларны җыеп-җыеп үткәрелә. Халык боларны дөрес аңлап кабул итсен иде."
Сорауга җавапны Ясминә Шәмсетдинова әзерләде

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B