Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Машина кемгә «тәтегән»

Казанның "Корстон" комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт вәкилләре, 956 муниципаль берәмлекнең 955 җитәкчесе катнашында узган еллык җыелышта йомгак ясалды.

Рөстәм Миңнеханов унынчы съездда йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Ул узып баручы елда сайлаулардагы югары күрсәткечләр Хөкүмәт белән җирле үзидарәләрнең бердәм һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

- Соңгы биш елда муниципаль берәмлек башлыкларының яртысы эшеннән китте. Мөстәкыйльлекне, җаваплылыкны күтәрә алмыйча бер чакырылышны да эшли алмаганда, нинди сыйфат турында сүз барырга мөмкин? Хөкүмәт тарафыннан кадрларга этәргеч буларак эшчәнлекләрен премияләр белән билгеләп үтү, пенсия, эш автомобильләре, компьютерлар белән тәэмин итү каралган. Бүген дә Татарстан Президенты йөз җиңел машина һәм автобустан ачкычлар тапшырды, - диде республика муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров.

Балтач районныннан Карадуган һәм Пыжмара авыл җирлеге башлыкларына «Нива-Шевроле» җиӊел машина ачкычлары тапшырылды. Бүгенге көндә районныӊ барлык җирлек башлыклары үзәкләштереп җиӊел машиналар белән тәэмин ителгән, Карадуган җирлеге соӊгы 3 дәвамында инде икенче маштнасын алыштырырга өлгергән.
erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B