Кызның чакырулы яңгыравык авазын ишеткәч, бер машина астыннан куллары мазутка буялган озын буйлы гына чибәр егет үрмәләп чыга. Ни гаҗәп, чибәр кызның ягымлы матур сүзләр табып үгетләвенә каршы ул тиз ризалашып, төн эчендә ремонтлап, машинасын иртәгесен мәктәп каршына китереп куя.
ГАЗ-53нең агач яшьнегенә утызлап бала кысыла-кысыла утырып, уңышлы гына сәяхәткә барып кайталар: бар да көләч, бар да шат; ә Зөлфирә белән Фәритнең йөрәгендә мәхәббәт ялкыны кабына. Аларның әнә шулай хезмәттәшлектән башланган җылы, кайгыртучан, ярдәмчел мөнәсәбәте яшьләрнең кавышуын тизләтә. Әмма үз фикерле, яшьтән үк алга карап эш йөртергә гадәтләнгән төпле акыллы Зөлфирә үткен хәйләкәрлек белән шундый шарт куя: "Сәләтең зур бит, син дә укуыңны дәвам итеп, үзеңне танытырга, лаеклы һөнәр алырга тиеш, - ди ул кистереп.
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен искиткеч мавыктыргыч итеп, авызына каратып сөйләү осталыгы булган Зөлфирә, дипломлы булгач, инде үзе балалар үстергән вакытта тәвәккәлләп, аспирантурада укый башлый. Инженер-механик булып укып чыккан Фәрите аерым яшәргә фатир алу максаты белән Балтачта ул чорда районда бөтен төзелешне колачлап барган төзү-монтаж идарәсенә эшкә урнаша. Педагогик стажы булган, оештыру сәләте ташып торган җитди, акыллы яшь ханым тәҗрибәле җитәкче Шамил Гәрәевта зур ышаныч уята һәм ул коллективта эшләүчеләрнең балалары өчен иске бинада булса да, вакытлыча ясле-бакча оештырырга тәкъдим итә.
Шул ук вакытта СМУ конторы каршында буш, иркен, тигез урында яңа бакчага нигез салына. Бу бик кирәкле һәм игелекле бинаны тизрәк өлгертү өчен эшчеләр дә зур тырышлык күрсәтәләр. Кыска гына арада ясле-бакча эшенең үзенчәлекләренә төшенеп өлгергән Зөлфирә яңа бина файдалануга тапшырылганнан соң, җан атып, дәртләнеп җиһазлар кайтарта, башкаларны сокландырырлык итеп коллектив туплый, мактаулы остазларыннан өйрәнеп, эш оештырыра.
Әмма язмыш аңа тагын да катлаулырак, колачлырак мәшәкатьләрне әзерләп куйган икән. Инде эш бер тәртипкә салынып, тәрбия эшендә заманча үзгә яңалыклар кертеп мәш килгән бер чорда, республикада дан тоткан Карадуган мебель фабрикасы директоры Әүхадиша Хафизов СМУга йомышы төшеп килгән җирдән ясле-бакчага да сугыла. Баксаң, Карадугандагы булган фаҗига җитәкчене утлы табага бастырган икән.
Фабриканың бер эшче хатыны, карарга кеше булмаганлыктан, ике баласын өйдә бикләп калдырган да, теге бичара сабыйлар пешеп үлгән. Бу хакта Зөлфирә дә, әлбәттә, ишеткән булган. Шул балалар өчен вөҗданы газапланган җитәкче бөтен көчен тиз арада ясле-бакча төзүгә юнәлткән һәм үзенә ят тармакта, эшне кулга алырдай, сүзе үтә торган инициативалы мөдир эзләве икән.
Олысына-кечесенә якты йөзле, бик эшлекле һәм җаваплылык хисе зур булган Зөлфирәнең сәләтен очлы күзле, бөркет кебек тәҗрибәле җитәкче буларак, бер күрүдә танып бәяләп, үзендә төзелеп яткан ясле-бакчага мөдир булырга үгетли башлый. "Ничек инде үзем оештырган "Карлыгач" оясын ташлап китим, монда бит эшне җайга салырга күпме көчем сарыф ителде",- дип Зөлфирә катгый каршы төшәргә маташа. "Монда инде бөтенесе тәртиптә, синең үрнәгеңдә үзләре дә дәвам итә алалар. Ә бездә бөтен мәшәкатен үз кулына алып, бинаны төзеп бетереп һәм җиһазлап, кадрлар туплап, эш башлап җибәрүне синнән башка беркем дә оештыра алмый",- дип үгетләп, Әүхадиша абзый тәки күчәргә күндерә аны.
Ярар, хуш, Карадуган белән Арбаш авыллары арасында үрдә калыккан ике катлы ясле-бакча бинасына исем табарга кирәк - тансык беренче бала кебек бик көтеп алган йөзләгән сабыйны сыендырачак игелекле олы йорт булачак бит ул. Зөлфирә Камалова, ике дә уйлап тормастан, исемен "Ак каен" дип тәкъдим итә. Ә ни өчен "Ак каен" әле ул дигән сорауга мөдирнең җавабы әзер: беренчедән, бинаны торгызган мебельчеләр продукция эшләүдә каен агачын күп кулланып эш итә, икенчедән...
Ак каен - Зөлфирә Фәсхетдин кызының өч буыннан килгән гаилә символы бит әле. Иң әүвәл, елга буйларына бабасы утырткан шушы күркәм агачлары, аннары әтисенең озын каен полосасы әле дә исән, өченчедән, ак каеннарны Зөлфирә үзе дә бик яратканга күрә, хезмәттәшләрен оештырып, ясле-бакча тирәсен яшеллеккә күмә. Хәзер инде алар, җан җылысын кушып, игелекле туфракка иңдерелгән үсентеләрдән калыккан каеннар - ике катлы ясле-бакча биеклеген узып бара.
Ул вакытта (1980) ике катлы балалар бакчасы утын, күмер белән ягып җылытыла иде. Хәзерге кебек газ ягу ерактагы йолдыз кебек матур хыял гына булды. Әмма кыш айларының салкын булуы, балаларны туңдырмый, матур хыялларын сүндерми, күңел күтәренкелекләрен төшерми, сәламәт итеп күрү, яшәтү өчен Зөлфирә утын кистерү, Шәмәрдәннән кайтачак күмерне бакчасына кайтарту өчен көнен-төнен юлда үткәрде. Ясле-бакчасының эшен бөтен нормаларына туры китереп оештырды. Шуның өчен ул елларда балалары ясле-бакчага йөргән әти-әниләр, эле дә аны зур хөрмәт белән искә алалар.
Дәвамы бар.
Татарстан Республикасының атказанган
мәдәният хезмәткәре.
Нет комментариев