Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнәр ат чабышлары белән үтте (фото)

Республикабыз һәм районыбыз юбилейларына багышлап үткәрелгән бәйрәмдә ат чабышы аерым, үзенчәлекле урын алды. Көннәрнеӊ уӊайсызрак торуына карамастан чабышкылар бәйгесендә атлар күп килгәннәр, алар 46 булды.

Мари Республикасыннан һәм Киров өлкәсе Малмыж районыннан, Арча һәм Биектаудан килгән атлар бу ярышларда катнашып кына калмыйча, алдынгы урыннарны да яуладылар. Иганәчеләр ярдәме белән 302 меӊ сумлык бүләк фонды булдырылды, анда үзләреннән ООО «Арча», «Молторг», «Агромол», «Стам», «Флагман», «Идел» агрофирмасы һәм шәхси сөт җыючылар зур өлеш керттеләр.
Чабышкылар 5 төргә бүленеп, 7 чабыш үткәре, иӊ-иӊнәрен ачыкладылар. Беренче урынга 10 меӊ, икенче урынга - 8 меӊ, өченче урынга 5 меӊ , 4нче һәм 5 нче урыннарга 3 һәм 2 меӊ сум күләмендә акчалата призлар бирелде.
Ярышта катнашканнар берсе дә бүләксез калмады. Алар белән бергә 2014 елда районда хуҗалыкларда атларны тәрбияләү, үстерү юнәлешендә җиӊүче хуҗалыкларны билгеләп үттеләр, болар «Яӊа тормыш» һәм «Татарстан». Җиӊүчеләр турында алдагы хәбәрләрдә киӊрәк биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250