1 сентябрь 2015 яңалыклары
-
"Ак калфак"лылар Болгарда (видео)
Балтачның ак калфаклы ханымнары Биләргә барып кайтты дип хәбәр иткән идек. Хәзер сезгә шул сәяхәттән актив хәбәрчебез Вагыйз Таҗиев төшергән фото һәм видеоязмалар тәкъдим итәбез.
-
Игътибар, очрашу булачак
3нче сентябрь көнне Карадуган авыл клубында кичке сәгать 6да Татарстан Президентына КПРФныӊ Татарстан төбәгеннән кандидат Миргалимов Хафиз Гаяз улы белән очрашу булачак.
-
Бәйрәмнәр ат чабышлары белән үтте (фото)
Республикабыз һәм районыбыз юбилейларына багышлап үткәрелгән бәйрәмдә ат чабышы аерым, үзенчәлекле урын алды. Көннәрнеӊ уӊайсызрак торуына карамастан чабышкылар бәйгесендә атлар күп килгәннәр, алар 46 булды.
-
Балтач юлларын тулысынча тиешле таләпләргә китереп бетерү сорала
28нче август көнне республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү темасы буенча үткәрелгән видеоконференция режимындагы утырыштан юллары тиешле таләпләргә җавап бирмәгән район һәм шәһәрләр исемлеген санадылар, кызганыч, ул исемлектә Балтач та бар.
-
Нормабашта да яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
31нче август көнне Нормабаш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
-
Балтач гимназиясендә 20нче тапкыр беренче кыңгырау шалтырады (фото)
Алтын көзнең беренче көне - Белем бәйрәме гимназиялеләр өчен аеруча да дулкынландыргыч булды. Моннан 2 дистә ел элек биредә тәүге тапкыр кыңгырау шалтырап, укулар башланган иде - гимназиянең ачылуына 20 ел булды.
-
Футболда булдырмыйбыз
31 август көнне "Рубин" футбол клубының президенты Валерий Сорокинны һәм баш тренер Ринат Билалетдиновны отставкага җибәрү турында карар кабул ителде.
-
Министр Энгель Нәвап улы Фәттахов, Белем көне уңаеннан укучыларга мөрәҗәгать итә
"Кадерле балалар! Мөхтәрәм педагоглар һәм ата-аналар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне белән ихлас котлыйм.
-
Сентябрь аена намаз вакытлары
Мәгълүмат Балтач үзәк мәчетеннән алынды.
-
Кеше ышанмаслык хәл: ир белән хатын бер үк көнне төрле урында үлгән
Иртә белән үтеп баручылар йорт янында ирнең үле гәүдәсенә тап булалар.
-
Дөнья байлары исемлегендә татар хатын-кызлары да бар
Forbes журналы төзегән Русиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә татарлар да бар.