31нче август көнне Нормабаш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Авыл уртасында халык өчен бик тә кирәкле, барлык уңайлыклары булган яңа бинаның кулланылышка тапшырылу вакыйгасын Норма авыл җирлегенең һәм авылның җыр-моңга һәвәс егет-кызлары чын бәйрәмгә әверелдерделәр.
Әлеге истәлеклекле тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, хастаханә баш табибы Газинур Дәүлиев катнашты.
Баш мөхәррир фотолары.
Нет комментариев