Балтач гимназиясендә 20нче тапкыр беренче кыңгырау шалтырады (фото)
Мәгариф

Балтач гимназиясендә 20нче тапкыр беренче кыңгырау шалтырады (фото)

Алтын көзнең беренче көне - Белем бәйрәме гимназиялеләр өчен аеруча да дулкынландыргыч булды. Моннан 2 дистә ел элек биредә тәүге тапкыр кыңгырау шалтырап, укулар башланган иде - гимназиянең ачылуына 20 ел булды.

Быел әлеге уку йорты 436 бала белән яңа уку елын башлап җибәрде. Беренче сыйныфка 47 укучы керде.

Гимназия коллективына киләчәктә дә сынатмыйча, яңадан-яңа уңышларга ирешеп, белем үрләрен яуларга насыйп булсын. Укытучыларга һәм укучыларга уңышлар һәм сәламәтлекләр юлдаш булсын.


250

Нет комментариев