Хыяллар әкияттә генә тормышка аша
Беркөнне редакциябезгә бик борчулы бер абзый килеп керде. «Гозерем бар иде сезгә, кызымның тормыш юлын сөйлисем килә, башкалар шуннан гыйбрәт алсын иде. Ул эшләгән хаталарны кабатламасыннар, андый кешеләрдән саклансыннар, кияүгә ашыгып чыкмасыннар иде», диде.
Матур гына яшәп китә алар. Көн дә бер-берсен күрергә зарыгышып торалар, тизрәк кич җитеп, өйгә кайтырга телиләр. Бөтен шатлыкны да, күңелсезлекләрне дә бергә бүлешәләр. Ләкин гаилә булып яши башлап, озак та үтми Гөлфия Русланның (исемнәр үзгәртелде) чын йөзен күрә башлый. Моңарчы бернинди авыр сүз дә әйтмәгән егет өйләнгәч үзгәрә, тел дә кылыч белән кискәндәй «суга», кул да тик тормый, кайчак пычак белән дә янаулар булгалый. Түзә яшь хатын, әти-әнисенә дә сиздерми, бары бөтен хәсрәтләрен мендәр белән бүлешеп, күз яшьләрен дә аңа сеңдерә.
Тормыш шулай үтә, бүген инде малайларына 11 яшь, бала гаиләдәге хәлләрне күреп үскәнгә әтисенә битарафлык, ә бәлки курку белән карый. Кызлары кечерәк булгач барсын да аңлап бетерми, алай да әнисен якынрак итә. Тормышның алга бармаганын күреп арган хатын көннәрдән бер көнне бик зур адым ясый - аерылышырга гариза бирә. Узган елның көз аенда суд әлеге ир белән хатынны аерырга дигән карар кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев