20 июнь 2016 яңалыклары
-
Районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы район кулланучылар җәмгыятенә караган участокларны барлый
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча Совет утырышы карары нигезендә, республика күләмендә элек "Татреспотребсоюз" дәүләт учреждениесе карамагында булган җир участокларын барлау буеча тикшерүләр алып бара.
-
Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды
16 июньдә ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга яңа рәис сайланды. Бу вазифаны 2016-2020 нче елларда Данил Салихов башкарачак.
-
Бушлай юридик консультация
24 июнь көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә (китапханә бинасы, 3 кат, ЗАГС ягыннан керергә) Балтач районы нотариуслары сәгать 8.00дән 11.00гә кадәр, адвокат Р. М. Нәбиев 11.00 сәгатьтән 14.00гә кадәр, прокуратура хезмәткәрләре 14.00 сәгатьтән 16.00гә кадәр халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтәчәк.
-
Балтачта ифтар мәҗлесләре бара
Изге Рамазан аенда районыбызныӊ күп авылларында ифтар мәҗлесләре бар. Халык телендә «Авыз ачтыру» дип аталган бу табын артында бер Аллаһы тәгаләгә рәхмәтләрне, бер-береӊә изге теләкләрне җиткереп сыйлануныӊ зур әһәмияте барын күпләр аӊлый башлады бугай.
-
Казанның дары заводында янгын! 3 кеше зыян күргән
Бүген Казанның дары заводында янгын чыккан, анда, башалангыч мәгълүматларга караганда, өч кеше зыян күргән.
-
Хәбәр сал да, акча ал
Быел, узган ел белән чагыштырганда, легаль рәвештә алкоголь әйләнеше кими бара. Әмма ясалма аракылар белән агулану очраклары арта. Спиртлы косметик лосьоннар, аптекалардагы спиртлы төнәтмәләр, 5 литрлы спиртлы эчемлекләрнең сәүдәдә ирекле әйләнеше зур проблемага әйләнде.
-
Бәрәңгене корт баса
Бакчабызда бәрәңге тишелеп чыгарга өлгермәде, колорадо коңгызының балалары сырып алды. Нишләргә? Шул хакта укучыларыбызга аңлатып языгыз әле, дип элемтәгә чыкты даими укучыбыз.
-
Кенәбаш балалары да мәйданчыклы булды (+фоторепортаж)
Кенәбаш - районыбызның Арча белән чиктәш иң читтәге авылы, алай да авылыбызда халыкка хезмәт күрсәтә торган барлык объектлар да бар. Шуларның сафын тулыландырып, 19 июнь көнне балалар мәйданчыгы ачылды.
-
Һәлакәттән соң комага киткән ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры вафат
Юл-транспорт һәлакәте вакытында алган тән җәрәхәтләреннән Казанның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте фельдшеры Алия Абдуллина вафат булган.
-
Казанда су кайный, яӊадан су баса (фото)
Бүген өйлә алдыннан Казанда болыт белән төшеп утырган яӊгыр күп кенә мәсьәләләрне яӊадан калкытып чыгарды. Шәһәр чиновниклары, узган елгы көчле яӊгырлардан соӊ , барлык эшләр башкарылды, су ага торган системалар тәртипкә китерелде, дип белдерсәләр дә, моныӊ дөреслеккә туры килеп җитмәгәнен чиратттагы яӊгыр исбатлады.
-
Хыяллар әкияттә генә тормышка аша
Беркөнне редакциябезгә бик борчулы бер абзый килеп керде. «Гозерем бар иде сезгә, кызымның тормыш юлын сөйлисем килә, башкалар шуннан гыйбрәт алсын иде. Ул эшләгән хаталарны кабатламасыннар, андый кешеләрдән саклансыннар, кияүгә ашыгып чыкмасыннар иде», диде.
-
Хөрмәтле җитәкчебезнең РИНАТ РАФИС улы НӘСЫЙХОВның 21 июньдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее
Норма авылында яшәүче хөрмәтле җитәкчебез РИНАТ РАФИС улы НӘСЫЙХОВ 21 июньдә үзенең гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылылыгын ярты гасыр еллар белән билгели....
-
3 көндә 4 бала батып үлгән
16 июнь көнне Питрәч районының Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер 9 яшьлек малайны коткарганда батып үлгән. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
-
Борнак авылында гомер кичерүче Зәмзәмия Җәләеваның 19 июнь көнне туган көне иде
Тархан авылында туып, Борнак авылында гомер кичерүче безнең өчен бик тә кадерле булган дәү әниебез Зәмзәмия Җәләеваның 19 июнь көнне туган көне иде. Аңа 78 яшь тулды. Шулай ук дәү әтиебез Хәбибелхак Габделәхәтов белән никахлашып яши башлауларына 19 июньдә 55 ел. Аларга тазалык-саулык белән тигез гомер кичерсеннәр дигән изге теләктә...
-
Газиз кешебез РИНАТ РАФИС улы НӘСИХОВның 21 июньдә күркәм гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.
Норма авылында яшәүче газиз кешебез РИНАТ РАФИС улы НӘСИХОВның 21 июньдә күркәм гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, күтәренке кәеф...