Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Газиз кешебез РИНАТ РАФИС улы НӘСИХОВның 21 июньдә күркәм гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Норма авылында яшәүче газиз кешебез РИНАТ РАФИС улы НӘСИХОВның 21 июньдә күркәм гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, күтәренке кәеф...

Норма авылында яшәүче газиз кешебез РИНАТ РАФИС улы НӘСИХОВның 21 июньдә күркәм гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Барлык теләк-омтылышларың, хыялларың тормышка ашсын. Һәрвакыт шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый,
кайгы-хәсрәт күрми, бәрәкәтле озын гомер кичерүеңне телибез. Гаилә тигезлегендә, иминлектә, муллыкта, балаларыңның, якыннарыңның хөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен!
Сөеклебез, безнең өчен
Изгеләрнең изгесе син.
Бәхетләрне чагылдырган
Вөҗданның көзгесе син.
Максатчыл син, уңган, булган.
Намус белән һәрчак яшисең.
Баскан җирдән ут чыгарып,
Яшен ташы кебек яшьнисең.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Күңел күгең һаман аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш юлларда.
Күз тимәсен холкың-фигылеңә,
Безгә рәхәт җирдә син барда.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Саулык белән һәркөн таң атсын.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын өзеңдә.
Кайгы-хәсрәт сине урап узсын -
Шул теләкләр бездән үзеңә.

Иң изге теләкләр белән әти-әниең, әбиең, тормыш иптәшең, улларың һәм киленең.
Фото: www.google.ru/search?newwindow

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250