Яңа бинада студентлар өчен заманча кабинетлар, экспозицион заллар булачак
Соңгы елларда биредә бик күп эшләр башкарылды: студентлар өчен заманча тулай торак төзелде, уку бүлмәләре тулысынча яңартылды, кабинетлар кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Теоретик белем алу өчен барлык шартлар да булдырылды.
Ләкин практиканы үстерү — безнең өчен аеруча мөһим юнәлеш иде. Шуңа күрә заман таләпләренә җавап бирүче яңа уку-лаборатория корпусы төзергә карар кылынды.
Яңа бинада студентлар өчен заманча кабинетлар, экспозицион заллар булачак. Эшләр график буенча алып барыла һәм уку корпусын октябрь башларында тантаналы рәвештә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Нет комментариев