Республикада күп балалы гаиләләрдәге балаларга юл йөрү өчен субсидия алучылар санын арттырдылар
Кеше һәм закон

Республикада күп балалы гаиләләрдәге балаларга юл йөрү өчен субсидия алучылар санын арттырдылар

Карарның гамәлдә булуы 2026 елның 27 июленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрдә (тәрбиягә алынганнарны да кертеп) укучыларга айлык субсидия билгеләү шартларын төгәлләштерделәр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Элек субсидия ата-ананың берсенә яки аны алмаштыручы затка өлкән бала 18 яшькә җиткәнче яки мәгариф оешмасында көндезге белем алу шарты белән, 23 яшькә җиткәнче билгеләнә иде.

Хәзер субсидия балачактан 18 яшьтән өлкәнрәк, әмма 23 яшьтән кечерәк инвалид булган, белем бирү оешмасында укымый торган күпбалалы гаиләләргә дә билгеләнәчәк.

Карарның гамәлдә булуы 2026 елның 27 июленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

Татар-информ


Нет комментариев