Җил көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә
Бүген, 23 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан саклана.
Җил көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә.
Татарстанда һава көндез +22..+27 градуска кадәр җылыначак (Казанда термометр баганалары +23..+25 градуска кадәр күтәреләчәк).
Татар-информ
Нет комментариев