Бүген Казанның дары заводында янгын чыккан, анда, башалангыч мәгълүматларга караганда, өч кеше зыян күргән.
Бу хакта "Новости" РМА республика ашыгыч хезмәтләрендәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
"Янгын бер катлы целлюлоза эшкәртү бинасында чыккан, хәзерге вакытта 100 кв. метрга якын мәйданда янгын сүндерелгән", - дип сөйләгән агентлыкның әңгәмәдәше.
Чыганак мәгълүматына караганда, өч кеше зыян күргән, алар хастаханәгә озатылган.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев