Казанда су кайный, яӊадан су баса (фото)
Төрлесе

Казанда су кайный, яӊадан су баса (фото)

Бүген өйлә алдыннан Казанда болыт белән төшеп утырган яӊгыр күп кенә мәсьәләләрне яӊадан калкытып чыгарды. Шәһәр чиновниклары, узган елгы көчле яӊгырлардан соӊ , барлык эшләр башкарылды, су ага торган системалар тәртипкә китерелде, дип белдерсәләр дә, моныӊ дөреслеккә туры килеп җитмәгәнен чиратттагы яӊгыр исбатлады.

Нәкъ узган елгы урамнарда яӊадан диӊгез җәелгән, җиӊел машналар «су кораблары» кебек суда бата-калка йөзәләр. «Казанга яӊгыр нигә инде ул, безгә, авылга килеп яуса ни була», дип укынып алды бер танышым. Ничек кенә булса да, буласы булган, яӊгыры яуган, безгә дә шифалы яӊгырлар килер әле, дип ышаныйк.
Фото: sntat

250

Нет комментариев