Хөрмәтле җитәкчебезнең РИНАТ РАФИС улы НӘСЫЙХОВның 21 июньдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее
Норма авылында яшәүче хөрмәтле җитәкчебез РИНАТ РАФИС улы НӘСЫЙХОВ 21 июньдә үзенең гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылылыгын ярты гасыр еллар белән билгели....
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылылыгын ярты гасыр еллар белән билгели. Узган елларыгыз, үтелгән юлларыгыз заяга узмаган. Тормыш иптәшегез Гелүзә белән нәсел дәвамчылары - өч ул үстерепаларга ныклы белем бирдегез, тормышта лаеклы урыннарын табарга ярдәм иттегез. Үз көче белән зур уңышларга ирешеп, дистәләгән кешеләрне эш белән тәэмин итеп кибетләр, кафелар челтәре тудырган хөрмәтле җитәкчебезне бу истәлекле көне - 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Көчле рухлы, кешелекле, гадел һәм ярдәмчел җитәкче булуыгыз белән олы хөрмәт казандыгыз. Сезгә алдагы көннәрегездә дә тормышыгыздан ямь табып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Гелүзә белән тигезлектә яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев