Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды
Мәдәният

Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды

16 июньдә ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга яңа рәис сайланды. Бу вазифаны 2016-2020 нче елларда Данил Салихов башкарачак.

Тавыш биргән 231 кешенең 132 се аны сайлаган. Язучылар берлеге рәисе вазифасына соңгы дүрт елда шушы вазифаны биләгән Рафис Корбан, шулай ук Данил Салихов, Рифат Сәлах, Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла кандидатуралары тәкъдим ителгән иде.

231 кеше тавыш биргән. Данил Салихов 132 тавыш, Илфак Ибраһимов 63, Ркаил Зәйдулла 22, Рифат Сәләх 7 тавыш җыйган. 7 бюллетень бозылган дип танылган.
Фото: vk

250

Нет комментариев