Изге Рамазан аенда районыбызныӊ күп авылларында ифтар мәҗлесләре бар. Халык телендә «Авыз ачтыру» дип аталган бу табын артында бер Аллаһы тәгаләгә рәхмәтләрне, бер-береӊә изге теләкләрне җиткереп сыйлануныӊ зур әһәмияте барын күпләр аӊлый башлады бугай.
Норма, Кариле авылларында мондый мәҗлесләр көӊ саен диярлек үткәрелә. Туганнар, бер урамда торучылар чиратлашып ураза тотучы авылдашларын кич белән тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Бу табыннарда катнашучыларныӊ теләкләре уртак: уразаларны исән-сау тотарга, тотылган уразаларныӊ, теләгән теләкләрнеӊ кабул булулары зур ышаныч белдерелә һәм илебезгә, жиребезгә, районыбызга иминлек һәм тынычлык сорала.
20 июнь көне Балтач үзәк мәчетендә яӊа төзелгән ашханәдә район хатын-кызлары өчен зур ифтар мәҗлесе үткәрелә. Ә инде иртәгә үзәк мәчет мондый мәҗлесне район ир-атлары өчен уздырылачак. Бу мәртәбәле җыенда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашуы көтелә. Ифтарны үткәрүдә районныӊ да ярдәме бар.
Фото: islam
Нет комментариев