Кенәбаш балалары да мәйданчыклы булды (+фоторепортаж)
Кенәбаш - районыбызның Арча белән чиктәш иң читтәге авылы, алай да авылыбызда халыкка хезмәт күрсәтә торган барлык объектлар да бар. Шуларның сафын тулыландырып, 19 июнь көнне балалар мәйданчыгы ачылды.
Бүгенге көндә мәйданчык торган урында аңарчы район кулланучылар җәмгыятенә караган ташландык хәлдәге кибет бинасы тора иде. Әлеге бинаны сүтеп, җыештыруда авылдашларның да көче зурдан булды. Чөнки авылыбызда балалар саны елдан-ел арта, ә аларга каядыр җыелып уйнарга урын юк. Шушыны күреп, үзенең тырышлыгын да, көчен дә жәлләмәгән Ринат Зиннәтовичка һәм Булат Бакый улына барлык авылдашлар исеменнән тагын бер кат рәхмәт әйтеп, гаиләләренә бәхет-шатлык, иминлек, сәламәтлек телибез. Ә инде балалар һәм яшүсмерләр әлеге мәйданчыкның кадерен белеп, чисталыкны үзләре тәэмин итсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев