Яшел кашлы йөзек
Ул миңа балачак ахирәтемнең истәлеге булып калды...
Сезгә бүген бәян итәргә теләгән тарих бик күптән, үткән гасырның 80нче елларында ук булган иде, – дип яза Интернетта Мария исемле ханым.
– Без әти-әниебез белән шәһәр читендәге биш катлы йортта яшәдек. Безгә каршы урнашкан шундый ук йортта да бала-чагасы күп булган яшь гаиләләр яшәде, шул өйләр арасындагы кечкенә ихатада уйнап үстек. Көннәрдән бер көнне арабызда әлегәчә таныш булмаган кызчык пәйда булды, үзен “Анжела” дип таныштырды, ике көн элек кенә күрше йортка күченеп килүләре турында сөйләде. Аның, әлбәттә, яңа ахирәтләр табасы килә иде...
Әле дә исемдә: беренче күрешүдә үк Анжела миндә бик көчле тәэсир калдырды, чөнки ул нык чибәр, ә инде зур, яшел күзләре аеруча соклангыч иде. Хәер, яңа күршебез үзе дә бик кызыклы кеше булып чыкты, шуңа да аны үзебезнең компаниягә теләп кабул иттек, ә бераздан ул минем иң якын ахирәтем булып китте.
Бер көнне мин ахирәтемнең бармагында ачык яшел ташлы йөзек күреп калдым. Ул чакта үсмер кызлар алтын әйбер кими, такмый иде әле, көмеше дә бик сирәкләрдә генә иде. Ләкин безнең, кыз-кыркынның, матур буласыбыз килеп, ялтыравык нәрсәләргә һушыбыз киткәнлектән, арзан бижутерия булса да тагып йөрисебез килде, ә андый нәрсәләр булмаса, бармакларыбызга кәнфит тышының көмешсыман фольгасын булса да урап куя идек. Анжеланың йөзеге әллә ни кыйммәтле булмаса да, бик гадәти дә түгел иде, андый йөзекләрне минем моңа кадәр күргәнем юк иде әле. Ул аны түтәсе, ягъни әнисенең апасы бүләк иткәнлеге турында әйтте. Яшь чагында аның сөйгән егете бу йөзекне үзе койган булган икән, ләкин аларга кавышырга язмаган, шуңа да аны Анжелага бүләк иткән икән.
Шул йөзек миңа бик нык ошады. Ул чакта минем дә паркта бер уенда откан йөзегем бар иде. Ләкин төссез генә ташлы нәзек бизәнгечем Анжеланың кулдан коелган йөзеге янында чүп кенә кебек булып тоелды. Шуңа да мин әниемә инде бәләкәйләнгән, миңа таман булган алсу ташлы көмеш йөзеген сорап алдым. Бер көнне ихатага уенга шуны киеп чыктым да ахирәтемә күрсәтеп мактандым. Аны күрүгә Анжеланың һушы китте, йөзекләр белән алмашырга тәкъдим итте, ә мин бик шатланып риза булдым. Ләкин, кызганычка каршы, берничә көннән ул фикерен үзгәртте, гафу үтенеп, үзенең йөзеген кире сорап алды, күзләрем төсле яшел ташын юксынам, диде. Моңа минем бик нык ачуым килде, кыскасы, без ачуланыштык, аныкын аягы төбенә атып бәрдем дә, үземнекен алып, өйгә кереп йөгердем. Анжела белән берничә көн сөйләшмәдем дә, уйнамадым да.
Бер кичтә әти-әниемнең ахирәтем турында сөйләшкәннәрен ишетеп калдым. Әтием табиб иде, ул әнигә Анжеланың йөрәк чирле булуы турында әллә нинди медицина терминнары белән сөйләде, шуннан аңлавымча, мондый чирле кешеләр озак яшәми икән. Ахирәтемне кызганып, кич буе елап яттым. Ишеткәннәрем турында, әлбәттә, беркемгә дә әйтмәдем. Икенче көне Анжела белән без янә дуслаштык, аның белән мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырыштым...
Шулай ике ел үтте. Мин инде ахирәтемнең сәламәтлеге белән барысы да тәртиптә, аңа берни дә янамый, бу вакыт эчендә дәвалауның яңа ысулларын уйлап тапканнардыр дип уйлый башлаган идем. Ләкин ялгышканмын икән. Берсендә ихатада уйнап йөргәндә ул һушын югалтып егылды, аны тиз генә дәваханәгә алып киттеләр, аннан минем яшел күзле чибәр ахирәтем башкача исән чыкмады. Әнә шулай мин беренче тапкыр үлем белән очраштым. Кичә генә елмаеп-көлеп уйнап йөргән, миңа иң яшерен серләрен колагыма гына пышылдап сөйләгән җан дустым бүген юк иде инде...
Шулай бер айдан артыграк вакыт үтте. Шул көннәрдә безгә кунакка нәнәй килде. Без аның белән паркта йөрдек, карусельдә әйләндек, аннары туңдырма алып ашадык. Күпме генә тырышсам да, ул, эреп, түшемә акты, кулларым пычранып бетте. Кулъяулыгын алып сөрткәндә нәнәм бармагымда кызының көмеш йөзеген күрде дә шундый истәлекле бизәнгечне пычратуым өчен орышты, аннары, кайткач бирермен, дип, салдырып алды һәм сумкасына салды. Әмма кайткач, күпме генә эзләсә дә, аны таба алмады. Мин, әлбәттә, елап утырдым...
Ике көннән гадәттән тыш хәл, могҗиза булды: мәктәптән кайтып барышлый подъезд төбендәге эскәмиягә килеп утырдым. Үзем дә аңламыйм, бервакытта да анда тукталганым юк иде, шундук фатирыбызга кереп китә идем. Ә ул көнне мине нәрсәдер туктатты һәм утырырга мәҗбүр итте. Һәм шунда мин җирдә нәрсәнеңдер ялтырап киткәнен күрдем. Иелеп карасам – Анжеланың йөзеге! Мин аны җәһәт кенә учыма алдым да өйгә йөгереп кереп киттем. Күңелем шулкадәр рәхәтлек, канәгатьлек тойгысы, ахирәтем белән бәйле якты, җылы истәлекләр белән тулды! Фатирыбызга керүгә әнием каршы алды да безгә Анжеланың картәнисе килүе, ахирәтемнең кырыгына чакырып китүе турында хәбәр итте.
Мин кесәмнән яшел ташлы бизәнгечне алдым да бармагыма кидереп куйдым: шул мизгелдә үк дустымның бүлмәмдә, янәшәмдә булуын бөтен җаным-тәнем белән тойдым! Ниндидер могҗиза белән аның үз йөзеген миңа мәңгелеккә бүләк иткәнлеген, ә минекен үзе белән алып киткәнлеген аңладым – нәкъ кайчандыр икебез үзара сөйләшкәндәге кебек!
...Шушы хәлләрдән соң менә инде ярты гасыр үтте, ә мин Анжеланың йөзеген әле булса кадерләп саклыйм. Гаиләбез белән берничә тапкыр яңа фатирга күченеп, әлеге йөзекне югалткан чакларым булса да, соңыннан ул һәрвакыт табылды.
Кайвакыт кәеф төшеп, моңсуланып утырырга туры килгәндә дә мин Анжеланың яшел кашлы йөзеген кулыма алам да бу тормышта бернәрсәнең дә очраклы булмавы турында уйланам. Һәм миңа шундук җиңел булып китә, арытаба яшәргә көч һәм дәрт табыла, яшьли мәрхүмә булган ахирәтләребез өчен дә яшисе килеп китә!
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев