Карелиядәге җиңү
Райондашыбыз, Сосна авылы кызы Регина Гаязова Карелиядә «Гиберборея-2012» халыкара форумы кысаларында үткән «Профсоюз лидеры - 2012» Бөтенрәсәй конкурсында катнашып, «Профсоюз адвокаты» («Профсоюзный адвокат») номинациясендә I урынны яулады.
Әлеге чара туристик шартларда узып, биредә Татарстаннан 11 кеше катнашты. Бу конкурста нәкъ менә Регинаның җиңү яулавы әти-әнисе, туганнары, авылдашлары өчен генә түгел, Балтачыбыз өчен дә зур горурлык. Афәрин, Регина! Киләчәктә дә зур уңышлар насыйп булсын үзеңә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев