Адәм баласы тормыш, яшәеш турында сау-сәламәт чакта әллә ни уйланмый. Өстенә авырлыклар ишелеп төшкәч кенә тирә-юньгә бөтенләй башка күзлектән карый башлый. Шул чакта бит янәшәңдәгеләрнең кемнәр, нинди икәнлеге аерымачык беленә.
Менә мин дә, шушы сикәлтәләрне узгач, әти кадере турында уйлана башладым әле (әниләр турында сүз дә була алмый, чөнки бу - бәхәссез). Әниебез Рузилә энем белән безне дөньяга китергән, көн дими, төн дими безне үстерү өчен бар тырышлыгын, күңел җылысын, сәламәтлеген биргән - аңа рәхмәтебезнең иң олысы.
Без шундый олы йөрәкле әниебез янәшәсендә бик тә эшчән, туры сүзле, гади һәм кешелекле әтиебез булу белән дә бик бәхетле идек. Мин аның өйгә исереп кайтканын да, ямьсез сүзләр әйткәнен дә, күпме шаярсак, шаярудан үтеп, нәрсәнедер ватсак яки баштаянак пычранып кайтсак та, ярсып тиргәгәнен дә хәтерләмим. Аның принцибы: ваткансың икән - ясап куй, пычрата белгәнсең икән - юа да бел иде. Гади сүзләр белән генә түгел, ул безне үзе белгән һәр эшкә өйрәтте: 12-13 яшьтә инде без көрәк-сәнәк саплый, итек олтанлый, каз кәрҗине үрә (боларны ул безгә ничектер уен кебек кенә өйрәтте) дә, чалгы белән печән дә чаба идек, бер-ике елдан исә аның белән кара-каршы бура бурарга, тәрәзә рамнары ясарга да өйрәндек. "Дружба" пычкысын да, "Восход" мотоциклын да бергә ремонтлый идек. Әнә шулай итеп ул безне олы тормышка әзерләгән икән.
Тик олы тормышта мине бер-бер артлы сынаулар көтеп торган булып чыкты. Үз белемем белән укырга кереп, сөенә-сөенә укып йөргәндә, янгын чыгып, авылда йорт-җиребез, барлык каралты-кура көлгә әйләнде. Укуны ташлыйм, сезгә булышырга кайтам дисәм дә, әти риза булмады: "Улым, мәктәптә дә әйбәт укыдың, син белемле кеше булырга тиеш", - диде. 23 ел буе тырышып туплаган мал-мөлкәте юкка чыкса да, әти сер бирмәде, нигезне бетермибез дип, нәкъ шул урында ике ел эчендә элеккесеннән дә матуррак итеп йорт салып чыга алдык (ул чакта безгә ярдәм иткән барлык авылдашларга без гомергә рәхмәтле!).
Бу авырлык та үтте, дип сөенеп йөргәндә, диплом яклап, биш көн үтүгә, инсульт булып, сул ягым параличланды. Тагын берничә айдан инсульт кабатланды һәм мин урынга калдым. 35 көн комада ятып, аңыма килгәч, Казан табиблары: "Мәскәүгә барып, операция ясатмасагыз, исән калмый", - дигәннәр. Аңа кадәр авылдан бер кая чыгып йөрмәгән әти шул чакта мине үлемнән саклап калу өчен ниләр генә эшләмәде! Юлда туры килгән машинага утырып, кышкы салкында, бураннарда Казанга көнгә икешәр менеп төшә иде ул. Ә бит без әле Балтачтан - район үзәгеннән дә шактый еракта яшибез! Ничек итсә-итте, министрлыктан юллама алуга иреште әти. Һәм мине - яткан җирендә борыла да алмаган улын носилкага салып, Мәскәүгә операциягә алып китте...
Ул көннәрдә әтинең ниләр кичергәнен үзеннән башка беркем дә белми. Әле бит аннан соң да ул мине сигез ел буе реабилитация үзәкләренә һәм хастаханәләргә алып йөрде. Аның миңа булган ышанычы шулкадәр зур иде - мин дә аякка басарга, якыннарымны сөендерергә сүз бирдем... Һәм бастым да. Дөм караңгылыкка чумган дөньямны яктырту - инде табиблар берни эшләп булмый дип кул селтәгәндә дә, төшенкелеккә бирелмичә, күзләремнең күрү сәләтен өлешчә булса да кайтару өчен дә күпне эшләде әти. Аңардагы уңай энергетика миңа кабат бу тормышка кайтырга ярдәм итте дә инде - ул бервакытта да "юк" димәде. Дистанцион рәвештә тагын бер югары белем алам, эшкә урнашам дигәч тә, хуплады гына. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, яраткан эшем бар.
Боларны нәрсә өчен яздың соң дисезме? Бүгенге көндә әтиләрнең гаиләдәге, тәрбиядәге роле кимү турында бик күп тискәре мәгълүмат тарала. Ә бит әле җир йөзендә безнең Әти кебек, зур хәрефтән язылырга лаеклы Әтиләр дә бар. Барлык әтиләр дә балалары, гаиләсе өчен тормышта чын терәк булсын иде дә, барлык балалар да энем белән минем кебек: "Без - Таһир малайлары!"- дип горурланырлык булсын иде!
Ранил ГЫЙЛЬВАНОВ.
Арбор авылы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев