12 февраль 2015 яңалыклары
-
Гимназия укучыларының фантазиясен Казан волонтёрлары да югары бәяләде (фото).
Бүген 12нче февраль көнне "Балтач" спорткомплексында Казан шәһәреннән килгән волонтёрлар үзәге яшьләре 10 - 14 яшьлек укучылар өчен "Кырмыска" - "Муравей" техник иҗат проектын тәкъдим иттеләр.
-
Булган павильонны сүтеп аттылар, ә яңасы һаман да юк.
Күптән түгел Норма авылы үзәгендәге Балтач ягына бара торган автобус тукталышы павильонын сүтеп аттылар. Ник аны бераз сабыр итеп, халыкның хәленә кереп, көннәр җылыта башлагач кына сүтеп булмадымы икән?!
-
Балтачта гашыйклар көнендә туй...
Ул чит илдә барлыкка килүенә карамастан, бездә дә матур гадәткә керде. Бу көнне Балтачта да бер пар кавышачак.
-
Бәрәңге – икенче икмәк.
Заманында шулай дип әйтә, шулай дип яза идек. Һәм ул чыннан да шулай. «Бәрәңге генә уңа күрсен, бәрәңге булса яшәп була инде ул», - дип әти дә елга әллә ничә тапкыр кабатлый торган иде.
-
Балтачта “Сәламәтлек” клубы эшли
"Балтач" спорткомплексында «Сәламәтлек» клубы эшләп килә. Биредә ветераннар, яшь ханымнар һәр сишәмбе һәм пәнжешәмбе көнне бик теләп йөри.
-
Әнием дөньяга тудырса, әтием икенче гомер бирде.
Адәм баласы тормыш, яшәеш турында сау-сәламәт чакта әллә ни уйланмый. Өстенә авырлыклар ишелеп төшкәч кенә тирә-юньгә бөтенләй башка күзлектән карый башлый. Шул чакта бит янәшәңдәгеләрнең кемнәр, нинди икәнлеге аерымачык беленә.
-
Балтач гимназиясе кубогына хоккей турниры була.
Хөрмәтле хоккей сөючеләр!!! Сезне 2015 елның 22 февралендә Балтач гимназиясе кубогына үтәчәк укучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары, әтиләр һәм укытучылар командалары арасындагы традицион хоккей турнирына чакырабыз.
-
Хезмәттәшебез ТӘНЗИЛӘ ШАМИЛ кызы СӘГЪДИЕВА 12 февраль көнне 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Озак еллар хисапчы булып эшләүче хезмәттәшебез ТӘНЗИЛӘ ШАМИЛ кызы СӘГЪДИЕВА 12 февраль көнне 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
-
Карадуган мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-15 нче уку елына эш планы нигезендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел туу уңаеннан, шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан
-
Март аенда кояш тотылу көтелә.
20 март көнне кояшныӊ тулы тотылуы көтелә. Ул көнне, кояш тотылган вакытта Венера планетасын күрергә мөмкинлек туачак.
-
Балтач мәктәбе укучылары кошларны җимлек белән куандырды.
10 февраль көнне безнең мәктәптә бик матур вакыйга булды. Балтач дәүләт табигый тыюлыгынннан экологлар килеп, мәктәп бакчасына кошларга булышу йөзеннән җимлекләр куелды.
-
Иртәгә “Факел” клубында “Гашыйклар көне” уңаеннан кичә була.
13 февральдә 17.30 сәгатьтә «Факел» яшүсмерләр клубында мәктәп укучылары өчен "Мәхәббәт турында сөйләшик" дигән кичә була.