Хәбәр бардыр - юкка алар тәрәз какмый.
Авыр хәбәр..., күңелне хәсрәт талкый -
Вафат булган изге зат, остаз Бакый...
Төгәл идең - бу халәтне ахыргача
Саклагансың, сиксән дүртне тутырганчы.
Тынычланып, бакыйлыккка атлагансың,
Җәннәт тормышы телибез - кабул кылсын.
Тормышыңны бизәде гел күркәм эшләр,
Ил-йортыңа кала Синнән затлы мирас;
Шәкертләрең, музейларың, китапларың,
Чәчәк кебек балкып торган оныкларың.
Хак анысы - киткәч инде кеше кайтмый,
Эшең үлмәс - халкың аны мәңге саклый.
Кабул итсен Сине зурлап дөнья бакый,
Онытылмассың күңелләрдә мәңге, Бакый!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев