Яшьрәк чакта җәйге ялга кая да булса сәяхәткә барып кайту гадәти хәл иде. Тик аңарчы көне-төне эшләп, юып-чистартып, печәнен чабып, утынын кисеп-ярып, кыш чыгарга җитәрлек әзерләп куям. Ирем белән дә илебез буйлап шактый сәяхәт иттек. Җәйләр җитүгә шул бунтарьлык күңелне кымырҗыта башлый.
Берничә ел Соль-Илецкига барып, сызлаган буыннарга дәва алырга кызыгып йөрдем (аның казахчасы Тозтүбә икән. Борын заманнарда бу урында тоз белән капланган биек тау булган. Тоз чыгарганда тауны казып бетергәннәр). Тик ялгызым гына юлга кузгалырга йөрәк җитми. Кызым: "Сүзгә кесәгә кермисең, дөнья күрмәгән кеше түгелсең, менә дигән дуслар табарсың әле", - дигәч, билет алып кайттым. Ярый, хуш, анда мине колач җәеп көтеп торучы юк - торак мәсьәләсе бар бит әле. Барып кайтучылар анда торак тәкъдим итүче күп дип тынычландырдылар. Хәер, эзләргә кирәк тә булмады. Автобуска утыруга Нократ Аланыннан Әлфия Фәттахова белән таныштым (искиткеч ярдәмчел, мөлаем ханым). Ул биш кешелек төркем белән икән. Мине төркеменә алырга булды. Шул арада Соль-Илецкига чылтыратып, буш урын белеште.
Менә бит, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте илә нинди яхшы кешеләр белән очраштым. Алдан ук юлдашларым турында мәгълүмат бирим әле. Төркем җитәкчебез Әлфия ханым бирегә бишенче тапкыр килә икән. Һәммәбезне берләштереп, җитәкләп йөрткәне өчен барыбыз исеменнән зур рәхмәт аңа.
Арада иң яшебез Мөнәвәрә ханым - өч бала анасы, төпчек улы Мөхәммәт белән Киров өлкәсенең Лазарево авылыннан килгән (анда әнинең сугышта үлгән абыйларының гаиләләре яшәде, яшь чакта кунакка барганымны хәтерлим). Мөнәвәрә ханым фермер хуҗалыгының исәп-хисап эшләрен алып бара икән. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган шаян-шук Мөхәммәт оныкларын юксынган әбиләргә бер юаныч булды - ялыбызны төрләндереп, баетып җибәрде.
Гөлсем ханым белән Әлфинур - Кукмара ягыннан, фермада эшләп ялга чыкканнар, шифаханәдә танышканнар. Аз сүзле басынкы Гөлсем ханымның - Олыяздан, институтта бергә укыган дустым Хәлимәнең укучысы икәнен генә белдем.
Ә менә Әлфинур - күпне күргән батыр кыз. Зур югалтулар кичерсә дә, кешеләргә мәрхәмәтле, ихтирамлы, игътибарлы булып кала алган. Алар гаиләсенә сынаулар бер-бер артлы килгән. Иң элек яшьли әтиләре гүр иясе булган. Кукмарага сеңлесенең бәби туена барган җирдән авылга берьюлы өч мәет кайткан. Әнисе, сеңлесе, энесенең биш яшьлек кызы юл аша чыкканда поездга кысылып, мәңгелеккә күзләрен йомганнар. Сеңлесенең ун көнлек кызын, берәүгә дә бирмичә, ике гаилә бергә аякка бастырган. Аннан энесе тромба белән китеп барган. Шуннан Әлфинур, үз гаиләсен кору хыялыннан баш тартып, күп югалтулар кичергән киленнәре Нурфинәгә булышып, балаларны аякка бастыру өчен яши башлаган. Килен белән Әлфинур - икесе бербөтен, ул сүз саен Нурфинәне мактап телгә алды. Чит-ятларга да игътибарлы: сызланулардан интеккән Гөлсемне үзе белән барырга күндергән.
Оренбург якларына минем беренче генә баруым түгел. Бу якларның үзенчәлекле табигате - баскан саен аяк астында шыгырдап торган тозлы үләне, кылганнар, тау башында язын шаулап чәчәк аткан мәк һәм тюльпаннар, Салмыш елгасында кичен күзләрен йомып су төбенә качкан, иртән якты кояшка елмаеп күзләрен ачкан гүзәл төнбоеклар, дала җилләренә бирешмичә кәкре-бөкре булып үскән каен урманнары, елга буйларында без яккан учаклар, палаткада төн кунулар мәңге онытылмаслык гүзәл манзара булып хәтергә уелган.
1974 елда Карадуган мәктәбенең 15 укучысы, география мөгаллиме Әнәс Ибраһимов белән М.Җәлилнең туган якларына беренче сәяхәтебезгә кузгалган идек. Оренбург төбәгенә Бөгелмә, Шалты якларыннан килеп, Мостафа авылына җәяүләп килеп кердек. Эссе кояш астында, тозлы үләннәрне шыгырдатып, 170 чакрым җәяүләп үтеп, Каргалы, Шарлык һәм башка торак пунктлар аша Оренбург каласына килеп, шагыйрь сеңлесе Хәдичә апаның өендә булып, китапханәдә геройның комсомол дуслары белән очрашып, рухланып, канатланып кайттык. Ул чакта атлаган саен очрап торган кәҗә, ат, куй көтүләрен бу юлы күрмәдек.
Юлдашларыма хатирәләремне сөйли-сөйли, яшьлегемә кайткандай булдым. Ул елгы сәяхәт нәтиҗәләре буенча без туристик слетта республикада беренче урынны алган идек.
Менә шулай сөйләшә-таныша килеп, 18-19 сәгатьлек юлның узганын сизми дә калганбыз. Тик аяклар гына кабартма булып шешкән. Калага килеп туктаганда йорт хуҗасы машинасы белән безне көтеп тора иде инде.
Менә без яшисе йорт. Сөбханалла, оҗмах бакчасы диярсең! Хуҗабикә Равилә апа, балкып, каршыбызга чыкты. Чип-чиста сөйләшүче татар хатыны! Өстәвенә, һөнәрдәшем - башлангыч класслар укытучысы. Үзләре яшәгән йорттан берүземә бер бүлмә бирделәр. Тозга килүчеләр өчен махсус төзелгән йортларда 2-3 кешелек бүлмәләр. Төркемебезгә аерым кухня, савыт-саба, чип-чиста урын-җир.
Ял итеп, ашап-эчеп алгач, күлгә киттек (хуҗабыз һәр көнне илтеп куйды, алып кайтты).
Тозга беренче баручыларга кайбер киңәшләрем дә бар.
Мин беренче көнне үк маҗарага тарыдым. Әлфиягә ышанып, йорт адресын алмаганмын, телефон номеры да юк. Кайту юлында күз ачып-йомган арада юлдашларымны җуйдым (кеше ташкыны тау елгасы кебек). Каушап-югалып калдым, елап та алдым. Капканы чыккач шактый озак басып тордым. Ул арада таксистлар үз хезмәтләрен тәкъдим итә башладылар. Берсенә русчалап адресны да, хуҗаның исемен дә, гомумән берни белмәвемне әйттем. Ул исә: "Нәрсә булса да күреп, хәтерләп калдыгызмы?" - ди. Шөкер, минем күреп хәтерләү сәләтем көчле, "777", "Паулина" кибетләренең якында гына булуын, аңарчы тимер юл аша чыгарга кирәген әйттем. Урамга борылганда АЗС калганын искә төшердем. Таптык бит! Әнә ул без туктаган йорт! Мин инде полициягә мөрәҗәгать итәргә исәпләгән идем.
Кайтсам, юлдашларым юк. Аларны да борчуга салганмын, алар радиога белдерү биргәннәр, мин генә ишетмәгәнмен.
Белдерү димәктән, шул көнне кызыл купальниклы, зәңгәр эшләпәле 4 яшьлек кызчыкның югалуын кат-кат хәбәр иттеләр. Безгә очрамасмы дип, карангалап та йөрдек әле. Берничә көннән интернеттан укып, кызчыкның табылуын белдек. Аны бер ир-атның велосипедка утыртып алып киткәнен күрүчеләр булган. Ул явыз яңа гына төрмәдән чыккан рецидивист икән. Әшәке гамәлен кылган, күрәсең - хәзер кызның сәламәтлеген табиблар тикшерә дип язганнар иде.
Күлгә 6-7 айлык бала белән килүчеләр дә шактый. 3 яшьтән кечкенәләргә коену рөхсәт ителмәсә дә, ата-ана баласын күлгә алып керә. Нинди җавапсызлык! Аллам сакласын, ни булмас.
Иптәшләрем күлгә кереп китәләр дә, иреннәре зәңгәрләнгәнче, дерелдәп, чыкмый утыралар. Мин салкын тидерүдән куркып, керәм дә, бераздан чыгып, йөгереп киләм, кызынып-җылынып алам, аннан тагын кереп китәм. Кайтыр алдыннан курорт турында китап алдым. Анда "Коену 15-20 минут, көнгә бер тапкыр, яки 2 сәгать ял итеп, ике тапкыр керергә, кимендә 30 минуттан сәгать ярымга кадәр тозны юмаска" дип язылган. Ә мин кайтып керүгә Равилә апаның кайнар мунчасына чаба идем.
Көнаралаш ләмгә дә йөрдек. Аны да йөрәк турысына сыларга ярамый икән. Гомумән, кая гына барырга уйласаң да, ул төбәк турында башта ук тулы белешмә туплау зарур.
Һәр якның табигате үзенчә матур. Монда да тозлы күл өстендә акчарлаклар оча, сазлыкта челәннәр бака чүпли. Яр буенча нәни чебешләрне күреп (акчарлак чебешләре дип уйладык) сокландык та, жәлләдек тә. Бәлагә юлыкмасалар ярый инде, бичаралар.
Сәяхәттән алган тәэсирләр искиткеч булды! Бер-беребезне югалтып бетермәскә дип, адреслар алыштык. Кем белә, бәлки киләчәктә тагын килүләр насыйп булыр. Хуҗаларны да бик ошаттык. Равилә апа әллә ничә төрле чәчәк орлыклары, үрентеләр биреп җибәрде.
Базарларында да булдык. Дөресрәге, юлдашларыма тагылып йөрдем, чөнки базарда йөрергә яратмыйм. Әйберләр кыйбат. Ятрак әйбер дип, Казахстан чәе белән чын симәнке мае алып кайттым. Күрше ахирәтләрем белән бакчамда үскән кабыклы бәрәңгене шул майга манып ашап, бакча нигъмәтләре салып, сөйләшә-сөйләшә, Казахстан чәен тәмләп эчеп утырабыз менә. Чит-ят җирдә рәхәт булса да, өеңдәге җәннәткә җитми инде!
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Балтач районы,
Шубан авылы.
Нет комментариев