27 август 2016 яңалыклары
-
Назлылар йорт хайваннары белән нишли (фото)
"Наз" бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар "Йорт хайваннарын тәрбияләү" исеме астында лекция тыңладылар.
-
Балтачта мәктәп ремонтына җитәкчеләр дә булыша (фото)
Районыбызда мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләгәндә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр ярдәм кулы суза.
-
Шубаннан Тозтүбәгә сәяхәт
Яшьрәк чакта җәйге ялга кая да булса сәяхәткә барып кайту гадәти хәл иде. Тик аңарчы көне-төне эшләп, юып-чистартып, печәнен чабып, утынын кисеп-ярып, кыш чыгарга җитәрлек әзерләп куям. Ирем белән дә илебез буйлап шактый сәяхәт иттек. Җәйләр җитүгә шул бунтарьлык күңелне кымырҗыта башлый.
-
Сырья авылы төзек, матур (+фоторепортаж)
Чепья җирлегенә кергән Сырья авылы табигатьнеӊ искиткеч матур җиренә урнашкан. Сырья нигез салыну вакыты белән исәпләгәндә, ул Чепьяга караганда олырак. Авылныӊ атамасы «сырьяс» - үтә саз, баткак урын дигәнне аӊлата.
-
Ялларда нишлибез? (фото)
Бер танышымнан шулай дип сораган идем, нишлисеӊ инде, бәрәӊге казыйбыз, дип җавап бирде.
-
Ни хәлең бар, аксакал?
Яшьрәк чакта, Каф тавы артында булып тоелган пенсиягә исән-имин чыкса, әллә ниләр эшләрдәй, рәхәтләнеп ял итәрдәй булып хыяллана адәм баласы. Тик ул яшькә килеп җиткәч, күпләр югалып кала. Моның сәбәпләре күптөрле, шулай да, әлеге күчеш чорында кеше дигәнең иң элек кирәксезгә, кадерсезгә калудан курка, шуңа да бу чорны бик авыр...
-
Иң шәп сабантуй шушыдыр (фото)
Бөрбаштагы сабантуй турында "Татарстан яшьләре"нең 28 июль санында Р.Зарипов язып чыккан иде инде. Рөстәм әфәнде вакыйгаларны өстән күзәткән, ә минем нәтиҗә-күзәтүләр - гади халыкныкы. Шуңа күрә бу язмам артык булмас дип уйлыйм.
-
Балтач район прокуроры чакырмыйча да килә (фото)
Балтач үзәк мәчетендә район имамнарыныӊ чираттагы утырышы булды. Утырышны мөхтәсибәт җиткчесе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.
-
Ризәлә Мәлик кызы Аскарова үзенеӊ 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
24 август көнне туган Ризәлә Мәлик кызы Аскарова бүген үзенеӊ 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерле, тормыш иптәшем, әниебез! Сине 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
-
Балтачта "Республика тасмасы" акциясе дәвам итә (фото)
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә кунакларның кулларына республика тасмасы бәйләделәр.
-
Карак берне, янгын меңне алды, ди янгында зыян күргән Семеновлар
18 август көнне хуҗалыгыбызда янгын чыгып, күз ачып йомган арада мунча, мунча алды, гараж янып кара күмергә әйләнде.
-
Бәйрәмгә дәшәбез
Хөрмәтле райондашлар һәм кайткан кунаклар! 30 август көнне район һәм республика көне уңаеннан, «Сабантуй» ял паркында 15.00 сәгатьтә зур бәйрәм булуы көтелә.
-
Балтачның мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр (+фоторепортаж)
Алдан хәбәр иткәнчә, кичә Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе үтте. Киңәшмәнең беренче өлешендә доклад һәм чыгышлар тыңланды. Икенче өлештә исә район, республика, төбәкара фән олимпиадалары җиңүчеләрен әзерләгән укытучылар, лаеклы ялга китүче мөгаллимнәр, уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәп-бакча коллективлары җитәкчеләрне бүләкләделәр.