Ни хәлең бар, аксакал?
Яшьрәк чакта, Каф тавы артында булып тоелган пенсиягә исән-имин чыкса, әллә ниләр эшләрдәй, рәхәтләнеп ял итәрдәй булып хыяллана адәм баласы. Тик ул яшькә килеп җиткәч, күпләр югалып кала. Моның сәбәпләре күптөрле, шулай да, әлеге күчеш чорында кеше дигәнең иң элек кирәксезгә, кадерсезгә калудан курка, шуңа да бу чорны бик авыр...
"Җитәкче булмасам да..."
- Район ветераннар советыннан шалтыратып, шушы очрашуга чакыргач, шулкадәр сөендем, - ди унбиш ел колхоз рәисе булып эшләгән, заманында иң игелекле, иң мәрхәмәтле җитәкчеләрнең берсе булган Солтан абый Фатыйхов. - Иртәрәк бардым дип уйласам, өлкән җитәкчеләр әллә кайчан килгән булып чыкты. 25 кеше җыйналдык. Арада инде тугызынчы дистәсенә якынлашучылар да бар... Берничә хуҗалыкта булдык, басуларны, фермаларны карадык, үзебез эшләгән чорлар белән чагыштырдык, истәлекләрне яңарттык, бүгенге яшь җитәкчеләр белән таныштык. Минем үземә барысы да бик ошады. Һәркайда ниндидер яңалык, үзгәлек бар, барысы да тырышалар, булдыралар. Үз көчләре белән зур-зур фермалар төзерлек хуҗалыклар булу бик сөенечле. "Татарстан", "Смәел"дәге мегафермалар, 6 авылында да фермаларны саклап калган, бүген дә гөрләтеп эшләтүче "Труд", бүген дәүләткә бер тиен әҗәте-кредиты булмаган "Кама", үзенә кушылганда 9 баш үгез басып торган Комзавод авылында берничә ел эчендә терлек санын 600гә җиткереп, кешеләрен эшле дә, ашлы да итә алган "Кызыл юл" хуҗалыгындагы бик күп матур үзгәрешләргә дә бик сокландык. Һәркайда төзиләр, яңарталар, авыллар берсеннән-берсе матурлана...
"Безгә түзгән халыкка рәхмәт!"
- Шөкер, оныттылар дип тә, эшләгәндә хезмәтләрем бәяләнмәде дип тә әйтә алмыйм, - диде шалтыратуымның сәбәбен әйткәч, заманында иң данлыклы рәисләрнең берсе Хәкимулла абый Сибәгатуллин. - 37 еллык җитәкчелек стажым гына бар. Үзе бер гомер бит бу! Хәзерге акылым белән уйлыйм: халык бездә бик мәрхәмәтле булган икән, шул гомер безгә түзгәннәренә рәхмәт! Начар эшләдек димим, "Сорнай"да рәис булганда, җиде авылга газ гына керттек. Бу бит әлеге авылларны кабаттан төзеп чыгуга тиң иде, чөнки бар халык янкормалар төзи, ни төзелеш материалы, ни газ җиһазлары юк заман, барысын да табарга, алып кайтырга кирәк. Шунысына сөенәм: кешеләр безнең бу хезмәтләрне онытмаган, әле дә хәлемне белешәләр... Эштән китүгә килгәндә, мин үзем вакытында, кадерең бар чакта, матур итеп китә дә белергә кирәк дигән фикердә торам. Күпләр миңа, әле эшли ала идең бит, нигә китәргә булдың, дип еш сорау бирде. Мин бу хакта ел ярым уйланып йөрдем, сәламәтлегем дә какшаган дип, үземне чигенмәслек итеп әзерләдем. Шуңа күрә район җитәкчелегенә берничә кереп, аларны да ризалаттым. Алыштыргысыз кешеләр булмый, без китте дип кенә тормыш тукталмый. Әнә күптән түгел булган очрашу - моның ачык мисалы. Мин аннан эшләгән эшләренә сокланып, җитәкчелектә бик тәвәккәл егетләр бар икән дип сөенеп кайттым.
"Күзләренә туры карап яшим"
36 ел туган авылында колхоз рәисе булган, куйган хезмәте, нәтиҗәләре, яулаган дәрәҗәсе белән республика күләмендә легендар җитәкче Хәмит ага Гәрәев исә бу сорауны бирүемә үк сөенде шикелле.
- Юк, сеңлем, берсе дә онытмады. Райондагы җитәкчеләр дә, авыл халкы да хәлемне белешеп кенә тора. Бер генә бәйрәм-чарага да чакырмыйча калмыйлар, пенсиягә чыгып, ничә ел үткәч, "Районның почетлы гражданины" исеме бирделәр, менә шушы көннәрдә җәмәгатем белән Президентка кунакка барырга җыенабыз... Кадерле килеш киттем дип бик куанам. Өстәгеләр белән дә, халык белән дә килешеп, аңлашып эшләргә тырыштым. Шуның нәтиҗәсе дип уйлыйм. 6-7 секретарь, җитәкче белән эшләгәнмендер, берсе белән дә конфликтка кермәдем, аларны да тыңладым, үземчә дә эшләдем.
Авылдашларның да, шөкер, берсен дә унбиш тәүлеккә дә утыртмадым, суд юлында да йөртмәдем, күзләренә туры карап яши алам. Әткәй мәрхүм: "Улым, бар халыкка да ярап бетә алмассың, 75 процентына ярый алсаң, бик әйбәт", - дия иде. Ул әйткәннәрне үтәдем дип беләм. Иң сөенгәнем: авылларны, колхозны таратып калдырмадым, планлаштырган бер генә эшем үкенечкә калды - авылда су тегермәне корасым килгән иде, бу ниятемне тормышка ашыра алмадым... Ә бу соңгы очрашуга килгәндә, хуҗалыкларның бүгенге хәле начар ук түгел икән әле дип кайттым. Һәр чорның - үз авырлыгы, безгә дә җиңел булмады, бүгенгеләргә дә җиңел түгел. Әмма эш бара, мөгаен, иң мөһиме шулдыр.
"Халыкның гайрәтен чигермәдек"
22 ел хуҗалык рәисе, башкарма комитет җитәкчесе, министр урынбасары да булып эшләгән, инде ун елдан артык үзенең "Азык" ширкәтен уңышлы җитәкләүче, бүген дә район тормышында "кайнап" яшәүче Сәйдәш абый Исрафиловка "Онытмадылармы?" дигән сорауны бирү урынлы булмаса да, фикерен ишетү өчен, аңа да шалтыратмый кала алмадым. "Бик шәп, бик кирәкле әйбер булды ул. Очраштык, сөйләштек, рәсми булмаган шартларда үзебезне борчыган мәсьәләләрне әйттек, - диде ул. - Без булган хуҗалыкларда бик күп нәрсә ошады. Башкача була да алмый, болар бит - райондагы иң әйбәт хуҗалыклар, җитәкчеләре дә төшеп калган егетләр түгел. Ирексездән, барлык хуҗалыклар да шулай эшләсә иде, дисең. Бездә дә резервлар бик күп бит әле. Минем үземне икътисадый анализның җитәрлек булмавы да, һәр хуҗалык алдына реаль бурычлар куярлык перспектив планнарның тиешенчә булмавы да борчый. Ил буенча шул хәл инде ул. Әмма безнең районның бик зур өстенлеге шунда: безнең бит әле кешеләр бар, без бит әле халыкның гайрәтен чигермәдек. Күптән түгел үткән районның терлекчеләр слетында Марат Әхмәтов безнең терлекчеләргә, сез елга 100 мең тонна сөт җитештереп сата аласыз, дигән иде. Миңа калса, бу - реаль бурыч. Без булган хуҗалыклар моңа әзер инде. Аларның һәркайсы бүген терлек санын арттырырга, сөт җитештерүне үстерергә җыенуларын әйтә. Быел ук хуҗалыклар гына 70 мең тонна сөт җитештерә икән, биш елда 100 меңгә җитәргә була. Дөрес итеп максатлар, бурычлар гына куя белергә кирәк. Хуҗалыкларны НДСлар белән эшләүгә күчерү дә өстәмә керем чыганагы булыр иде. Әлегә берничә хуҗалык кына күчеп килә..."
- Элекке коллегагыз Наил абый Мөхәммәтгалиев белән сезнең өчен бу очрашуда әллә ни зур яңалык булмагандыр инде. Икегезнең дә улларыгыз - хуҗалык рәисләре бит, - дим Сәйдәш абыйга. - Ни дисәң дә, алар аша танышып барасыздыр...
...Әйе, кем генә булса да, һәркемнең хезмәте онытылмаска, картлыгында "уятып" җибәрердәй итеп, искә алынырга тиеш. Аның өчен Өлкәннәр көнен, 9 Майны көтәсе юк. Гап-гадәти көндә, гап-гади итеп хәл-әхвәл белешү дә җитә. Күңел салганнар чарасын да, әмәлен дә таба...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев