Сырья авылы төзек, матур (+фоторепортаж)
Чепья җирлегенә кергән Сырья авылы табигатьнеӊ искиткеч матур җиренә урнашкан. Сырья нигез салыну вакыты белән исәпләгәндә, ул Чепьяга караганда олырак. Авылныӊ атамасы «сырьяс» - үтә саз, баткак урын дигәнне аӊлата.
ХVII гасырда нигез салынган авыл бүген дә яши, алга бара. Өйләрнеӊ матурлыгы социаль юнәлештә булган барлык объектларныӊ булуы - халыкныӊ бердәм, тату, тырыш икәнлеген раслый. Балалар бакчасы-мәктәп комплексы, медицина ярдәме күрсәтү пункты, мәдәният йорты, кибете бар. Һәм иӊ әһәмиятлесе - халыкны эш белән тәэмин итә торган дуӊгызчылык фермасы бүгенге көндә матур күрсәткечләр белән эшләп килә. Авылда яӊа, зәвык белән салынган йортлар шактый. Төзелеш озын гомерле булсын, дип халык күбрәк кирпечтән салырга тырыша. Бүген авылда 62 торак йорт исәпләнелә, шуларныӊ берсендә кеше яшәми. Авылда 274 кеше яши.
Авылда иӊ олы кеше Прокопьева Анастасия, ул 1924 елда туган, бүген аӊа 92 яшь, авылда иӊ соӊыннан, 2016 елныӊ 13 июлендә Арсен Галяутдинов туган.
Авылныӊ төзеклеген тәэмин итүдә сырьялылар үзара салым акчасын максатчан файдаланалар. Дөресен әйткәндә, Сырьяныӊ һәрбер тыкрыгына да вак таштан менә дигән юл салынып чыккан. Быел аны 300 сумнан җыйганнар, дәүләттән килгәне белән 282 меӊ сум булып, урамнарын төзекләндерүгә тотканнар.
Авыл чиста, матур һәм социаль объектларныӊ барысы булгач¸ проблема юктыр инде, дип авыл старостасы Леонид Сапожниковтан сорагач, ул, проблемалар булып тора, хәл итеп барырга тырышабыз, дип җавап бирде. Менә хәзер авылга балалар уйный торган спорт мәйданчыгы кирәк икән. Авылда 25 бакча яшендә, 1-4 классларда укучы 17 бала бар икән. Моныӊ кадәр бала булганда авылныӊ киләчәгенә дә, спорт мәйданчыгыныӊ булачагына да сырьялылар нык ышанлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев