Татарстанда иң беренче тапкыр эндоскопик операция ясаучы якташыбыз
Сиксәненче елларга кадәр үт куыгын ярып алалар: 20сантиметрга кадәр озынлыкта тән тукымасы киселә, күп кан югала, мускулларга, нерв җепселләренә зыян килә. Соңыннан бик күпләр бүсер чыгып җафалана. Үт куыгына иң беренче эндоскопик операцияне 1987 елда француз хирургы Филипп Муре ясый, шул ысул белән үт куыгын ала.
Язманы әзерләгәндә янә бер журналистның 1998 елда Рәшит Шәрипович белән әңгәмәсенә юлыктым. Гәрчә инде Рәшитнең эндоскопик операцияләрне ясый башлавына хәйран вакыт үтсә дә, республикада киң кулланылмаган чоры бу. Журналистның шушы мәсьәләдә: "Ни өчен?"- дигән соравына табиб бу эшнең тоткарлануына, беренчедән, яхшы аппаратураның җитешмәвен, икенчедән, һәм иң әһәмиятлесе - операциянең рентген нурланышы астында башкарылуын, шуңа да күпләрнең бу эшкә алынасы килмәвен белдерә. " Мөгаен, бу өлкәдә үз эшеңнең фанаты булу, үз-үзеңне жәлләмичә эшләү кирәк"- дип җавап биргән ул. Еллар үтә, бүлектә елга 20 меңнән артык авыруга диагноз куелып, меңләгән кешенең үт куыгына операция ясый башлыйлар.
Һәм тагын бер авторның табибның шкафындагы "геологик" музейны хәтерләткән шәхси коллекциясендәге чын ювелир "табылдыклар" - маңгай тирен, энергиясен түгеп алынган "миналар"- төрле формадагы, төрле размердагы ташлар- аларны авторның "драгоценные камни хирурга Сафина"- дип тасвирлавы…
2013елның гыйнваренда РКБдан зурлап озаталар. Яраткан хезмәтеннән китүенә, мөгаен, авырый башлавы мәҗбүр иткәндер. Үз урынына алтын куллы, тирән белемле, ун елдан артык үзе янәшәсендә эшләп, бай тәҗрибә туплаган Арча егете Ринат Шиһабетдиновны калдыруга ирешә. "Бу эштә җитәкләү сәләтенә, "югарыларга" гына яраган белгеч эшли алмый, ә Ринат кешенең гомере өчен җанын бирергә әзер"- диде ул. Дөрестән дә, Сафинның шәкертләре үзләренең авыруларга карата яхшы мөгамәләре, гадилекләре белән аларда терелүгә ышаныч тудыралар. Бүлектә эшләүче шәфкать туташлары, санитаркалар, пешекчеләр һәм башкалар - барысы да үз эшләренә бирелгән шәхесләр. Йомгаклап шуны әйтеп була: Рәшит Сафин хастаханәнең эндоскопия хирургиясе бүлегендә чын коллектив туплап калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев