22 июнь 2016 яңалыклары
-
Ыкта батып үлгән үсмер мәете табылган
Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр.
-
Су коенганда сак булыгыз
Җәй җитте, су коену сезонына кердек. Су буйларында ял сәгатьләре хәвефсез үтсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.
-
Онытмаска иде – 2
Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, Балтач:
-
Татарстанда давыл кисәтүе игълан ителде
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтә.
-
Печән өсте ничек бара?
Күрсәткечләр 21 июньгә.
-
Уракка да күп калмады
Терлек азыгы әзерләү кампаниясен уракка төшү алмаштырачак. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның карары нигезендә, 10 июльгә кадәр район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләренә комбайннарның төзеклеген һәм әзерлеген тәэмин итү, амбар хуҗалыкларын тәртипкә китереп бетерү бурычы куелды.
-
Балтачта “Батырлар аллеясы”нда Хәтер көнен билгеләп үттеләр (+фоторепортаж)
1941 елның 22 июне илебез хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган дип язылган көн. Безнең өчен Хәтер көне.
-
Балтачта “Хәтер һәм кайгы көне” уңаеннан “Без дөнья балалары” рәсем конкурсы оештырылды
"Хәтер һәм кайгы көне" уңаеннан, 20 июньдә "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бистәнең СМУ микрорайонында урнашкан универсаль спорт мәйданчыгында балалар өчен "Без дөнья балалары" дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды.
-
Балтачта күпьеллык үләннәрнең беренчел каты чабылып бетте
Бүгенге көнгә кадәр авыл хуҗалыгы тармагының терлек азыгы әзерләү өлкәсендә хезмәт куючылар өчен "кызу" чор булды. Терлек азыгы хәзерләү кампаниясе тулы куәтенә барды.
-
Балтачта су коенырга рөхсәт ителгән бер генә урын да юк (фото)
- Без "Кара күл"гә көн саен иртәле-кичле су коенырга йөрибез. Бүген иртәнге сәгать алтыда килсәк, капкада йозак. Нинди хәл инде бу? - дип өзгәләнеп шалтыраткан иде бер укучыбыз. Әлеге мөрәҗәгатьне җавапсыз калдырмау максатыннан, иртәнге сәгатьләрдә үк Кара Күлгә бардык.
-
Хәтерләрдән чыкмас көн... Сугыш башланганга 75 ел
1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана.
-
Эх, күңелле балачак (фото)
18 июнь көнне Пыжмара авылы мәдәният йорты балаларның шат авазына күмелде. Ул көнне мәктәп янында эшләүче "Ромашка" лагеры һәм балалар бакчасы коллективы балалары "Эх, күңелле балачак" дип исемләнгән концерт куйды.
-
Балтачта мәдрәсәнеӊ яӊа ашханәсендә зур ифтар уздырылды (+фоторепортаж)
Алдан хәбәр иткәнчә, 21 июнь көнне Балтач үзәк мәчетендә район ифтары уздырылды.
-
Ырым гына, димәгез
Мин үзем ел фасылларыннан җәйне ныграк яратам. Көзнең һәм кышның да үз матур бизәкләре бар, әмма нишләптер барыбер җәй күңелгә якынрак. Кайберәүләр җәйнең мәшәкатьләре күп - печән, чеби-биби, чүп, кигәвен, черки, җиләк дип әйтерләр. Терлек асрап, абзар артларында 20-25 сутый җирләре булганнарга шулайдыр да, тик безнең Чепьяда эш алай алҗырлык...
-
Татарстанда иң беренче тапкыр эндоскопик операция ясаучы якташыбыз
Сиксәненче елларга кадәр үт куыгын ярып алалар: 20сантиметрга кадәр озынлыкта тән тукымасы киселә, күп кан югала, мускулларга, нерв җепселләренә зыян килә. Соңыннан бик күпләр бүсер чыгып җафалана. Үт куыгына иң беренче эндоскопик операцияне 1987 елда француз хирургы Филипп Муре ясый, шул ысул белән үт куыгын ала.